Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Рамазан уразасы – фарыз гыйбадәт

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим

Аллаһ Коръәндә: «Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә: «Ий, мөэминнәр! Рамазан аенда ураза тоту сезгә фарыз ителде, сездән алдагы мөэминнәргә фарыз ителгәне кебек, бәлки сез ураза тоту сәбәпле тәкъва булырсыз», – дип мөселманнарга ураза тотуны фарыз кылды. Ураза тоту һәм шушы изге айда башкарыла торган гамәл-гыйбадәтләрне шартына җиткереп үтәү хакында район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас белән сөйләштек.
– Әссәләмүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, Җәүдәт хәзрәт, мөселманнар Рамазан шәрифне хәерле-файдалы итеп уздырырга тырышалар, әлхәмдүлилләһ. Шушы мөбарәк айда кылына торган изге гамәл-гыйбадәтләрне дөрес итеп үтәү хакында сөйләшик әле.
– Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әссәләмүгаләйкүм үә рах-мәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, мөхтәрәм җәмәгать. Барчагызны да көтеп алган изге Рамазан ае белән тәбрик итәм. 24 апрель – җомга көн уразаның беренче көне. Аллаһ ризалыгы өчен Рамазан уразасын тотарга ниятләгән мөселман кояш чыгарга ике сәгать кала бәрәкәтле сәхәр ашы белән сыйлана. Уразаның вәҗибе – сәхәр ашына тору. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Сәхәр ашы ашагыз, чөнки сәхәр бәрәкәтледер» – дигән. Ифтар вакыты җиткәч соңга калмыйча авыз ачу хакында Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Кешеләр ифтар кылуда ашыгычлык күрсәткән тәкъдирдә, һәрвакыт хәерле рәвештә яшәрләр» – дигән.
– Хәзрәт, ураза тотуның шартын әйтсәгез иде.
– Ураза гыйбадәтенең вөҗүб шартлары: мөсел-ман булу, акыллы һәм балигъ булу. Кеше бу сыйфат-ларның берсеннән булса да мәхрүм булса, аңа ураза тоту фарыз түгел. Әда шартлары: сау-сәламәт булу, өйдә булу, ягъни сәфәрдә булмау, ният кылу һәм хатын-кызларның хәез-нифастан пакь булулары.

– Авырсаң яисә юлга чыгарга туры килсә нишләргә? 
– Чирлеләр һәм сәфәрдәгеләр уразаларын соңыннан каза кылалар. Авырган кеше, әгәр рузасын тота ала икән, аның уразасы дөрес була.

– Хәзрәт, дингә яңа гына килгән инсаннар: «Ураза нәрсәне аңлата? Ни өчен ураза тотарга тиешбез?» дигән сорау бирәләр.
– Ураза сүзенең мәгънәсе – үзеңне тоту. Үзен ашау-эчүдән, әдәпсезлектән, начар гамәл-ләрдән тыеп торган кеше гарәпчә «саум», ягъни уразалы дип атала. Дини мәгънәдә исә ураза – таң ата башлау вакытыннан алып кояш баеганга кадәр тукланудан, җенси якынлыктан һәм начар гамәлләрдән үзеңне тыю. Үзен мөселман дип санаган кешенең таң вакытыннан башлап кояш баеганчы дару, уколдан башка тора алырлык сәламәтлеге булса, Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотарга тиеш. 
Уразаның фарыз, ягъни үтәлергә тиеш гамәл-гыйбадәт булуы хакында Аллаһ «Бәкара» сүрәсенең 185 нче аятендә: «Рамазан ае шундый ай ки, ул айда Коръән иңдерелде: кешеләргә туры юлны күрсәтүче, һидәятне ачык бәян кылучы һәм дөресне ялганнан аеручы итеп. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Рамазан аенда берәү чирле булса, яки сәфәрдә булса, башка вакытта каза кылырлар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, үә сезгә авырлыкны теләми һәм Рамазан уразасын тутырып тотуыгызны һәм, Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен, Аллаһка тәкъбирләр әйтеп Аны зурлавыгызны тели, шаять, Аллаһка шөкер итәрсез!» – ди. 
Аллаһ ризалыгы өчен Рамазан уразасын тотучы инсан кальбен-күңелен яман уй-ниятләрдән, начарлыклардан тыярга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Ураза – ул пәрдә, ягъни ул Җәһәннәм утыннан коткаручы. Ураза тотучы кеше начар сүз сөйләмәсен һәм наданнарга охшамасын. Кем дә булса аның белән талашырга теләсә яки аны ачулана башласа, ул ике тапкыр: «Мин ураза тотам!» дип әйтсен. Мин, җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәм, ураза тоткан кешенең авызыннан килгән ис – Аллаһ Тәгалә өчен мускусның хуш исеннән дә яхшырак. Һәм Ул: «Ул Минем ризалыгым өчен ризыктан, эчемлектән һәм үзенең дәртеннән баш тарта, бу уразаны ул Минем ризалыгым өчен тота һәм Мин аңа моның өчен әҗерен бирәчәкмен. Ә яхшы эшнең әҗере ун тапкыр артыграк булачак!» – дип әйтер», – дигән. 

– Рамазан – сынау ае бит инде ул.
– Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Адәм баласының башкарган бөтен хәер-ле эшләре һәм кылган 
гыйбадәтләре үзе өчен-дер. Тик ураза алай түгел. Чөнки ураза – бары тик Аллаһ (ризалыгы) өчен башкарылган гыйбадәттер. Ураза – бәдәннең калканы. Уразалы вакытта берегез дә начар сүз сөйләшмәсен һәм кычкырып-акырып йөрмәсен. Әгәр берәү начар сүз әйтергә яки синең белән ызгышырга теләсә, аңа: «Мин уразалы», – дип әйт», – дип нәсыйхәтен әйтеп калдырган. 
Рамазан ае – сабырлык ае, ризыкның кадерен белү ае; фәкыйрь-мохтаҗ-ларның, ятимнәрнең, толларның хәленә керә белү, аларга ярдәм итә торган, изгелекләрне күбрәк кыла торган ай; ачуны җиңеп, бер-береңне гафу итә торган ай. Мөселман Рамазан ае дәвамында телен, күзен, колагын, кул-аягын хәрам нәрсәләрдән аеруча нык сакларга тиеш. Башка вакытларда да һәрвакыт шул тәртипне сакларга тиешбез. Болар барысы да бәндә өчен сынау.
Пәйгамбәребез Мөхәм-мәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Рамазан уразасын тотучыларның Җәннәткә махсус капкадан керәчәкләре хакында болай дип сөйләгән: «Җәннәттә Рәййан исемле капка бар. Бу капкадан Кыямәт көнендә Җәннәткә бары тик уразалылар керер. Ул капкадан башкалар керә алмас. Кыямәт көнендә: «Уразалылар кайда?» – дигән тавыш ишетелгәч, уразалылар торып шул капкадан керер. Фани дөньяда яшәгәндә уразаларын калдырмаучыларның соңгысы кереп киткәннән соң капка ябылыр һәм башка һичкем керә алмас.»

– Җәүдәт хәзрәт, быелгы шартларда тәравих намазы уку, ифтар ашлары уздыру тәртибе турында да әйтеп китсәгез иде.
– Дөньяда барган санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, халык арасында коронавирус – йогышлы инфекция таралуны кисәтү ниятеннән, тәравих намазларын өй шартларында укырга туры килә. ТР Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы карары буенча тәравих намазы Татарстан җирлегендә булган мәчетләрдә укылмаячак. Әлеге карар ураза тәмамланганчы, ягъни 23 майга яки башка карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә санала. Тәравих намазы 20 рәкагать итеп укыла. Кеше җыеп ифтар ашлары уздыру тыела. Быелгы рамазанда бары тик гаилә белән авыз ачабыз. 
Мөхтәрәм җәмәгать, Аллаһ кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелу, фарыз гыйбадәтләр – кешенең үз файдасы өчен. Менә шул хакта онытмыйк. Акыл-зиһен белән зиннәтләгән, иман белән нигъмәтләгән Аллаһка шөкер итеп ураза тотыйк!

– Җәүдәт хәзрәт, эч-тәлекле әңгәмәгез өчен Аллаһның рәхмәтендә булыгыз.
– Тоткан уразалары-быз савапка булсын! Үәссәләмүгаләйкүм үә рах-мәтуллаһи үә бәрәкәтүһ.

 

***

Күпчелек мөселманнар зәкятне Рамазан аенда бирергә тырышалар. Зәкят түләү өчен нисаб күләме – 280 000 сум (алтын буенча). 
 Фитыр сәдакасы – ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака. Фитыр сәдакасы түләү буенча нисаб күләме – 22 000 сум (көмеш буенча). Аның күләме арпа белән исәпләгәндә – 100 сум, йөзем буенча – 600 сум. 
Фидия сәдакасы – сәламәтлеге белән бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәр көн өчен бирелә торган сәдака. Аның күләме – һәр көн өчен 200 сум. 

 

***

Рамазан – инсан өчен бүләк. Рамазан – гөнаһларыбызның ярлыкануы һәм ут газабыннан котылу өчен бирелгән иксез-чиксез нигъмәт.
Рамазан – инсан Җәннәтле булсын өчен бирелгән ай. 

 

***

Кыямәт Көнендә инсаннар ашыйсылары килеп, гаҗиз булып каберләреннән кубарылырлар. Шул вакытта Рамазан ае әйтер икән: «Йә, Раббым! Менә бу бәндәң мине Рамазан ае дип хөрмәтләде. Мине – Рамазан аен муафыйкъ рәвештә үткәрде. Башкалар ашап-эчеп йөргәндә, аның иреннәре сусаудан ярылган иде, йөзләре ачлыктан саргайган иде. Йә, Раббым! Шушы бәндәңнең тамагын тук ит!» – дип Аллаһтан сорар. Аллаһ Тәгалә фәрештәләргә: «Йә, фәрештәләрем, шушы бәндәмнең тамагын тук итегез!» – дип боерык бирер икән. Рамазан аенда ураза тоткан кешеләр каберләреннән хуш ис белән кубарылырлар; фәрештәләр аларның тамагын туйдырыр; хисап тоту мәйданында сорау алганда алар ачлык һәм сусауның нәрсә икәнен дә белмәсләр. 

 

***

Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 186 нчы аятендә: «Ий, бәндәм, сорагыз Миннән. Мин әлбәттә сезнең соравыгызны Ишетүчемен һәм җавап бирүчемен. Сез дә, Мин кушканнарны үтәп, Мин кушканча яшәгез!» – ди.
Уразалы кеше, мөмкин кадәр ешрак Коръән укыса, Аллаһны зикер итсә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават әйтсә, дини гыйлем алу белән шөгыльләнсә, якыннарына һәм мохтаҗларга кулыннан килгәнчә рухи һәм матди яктан ярдәм итсә, әҗер-саваплары иксез-чиксез күп булыр, иншәә Аллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев