Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Рамазан гаете мөбарәк булсын! 

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылгач, анда яшәүче кешеләрнең ике бәйрәме булуын белгән. Бәйрәм көннәрендә алар биеп, уйнап күңел ачалар икән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм моны күргәч: «Аллаһ бу ике бәйрәм урынына алардан хәерлерәген – гайдел-фитыр, ягъни Рамазан гаете һәм гайдел-әзха, ягъни Корбан гаете көннәрен билгеләде», – дигән.
Шул рәвешле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм яшәгән чордан башлап, Ислам дөньясында ел саен ике зур дини бәйрәм билгеләп үтелә.
Рамазан шәриф инсаннан зур ихтыяр көче, иман ныклыгы һәм иҗтиһад таләп итә, бу изге айда нинди генә мәшәкать булмасын, Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоттык, әлхәмдүлилләһ. Ахшам намазына чакырып азан әйтелү белән дога кылдык һәм намаз укыдык, ифтар белән хушландык. Бәгъзеләр ифтар ашы уздырып мохтаҗларны, ятимнәрне сөендерде. Тәкъвалар тәравих намазларына саф-саф булып бастылар һәм Аллаһ хозурында рөкугъка иелделәр, сәҗдәгә киттеләр, субхәәнАллаһ. Болар барысы да Аллаһ Тәгаләгә итагать итүне, тәкъвалыкны күрсәтә. Ошбу гамәл-гыйбадәтләребезне Аллаһ кабул итсен! 
Рамазан гаете көнендә, мөмкинлеге булган һәрбер мөселман иртүк йокыдан торып пакьләнергә, чиста һәм матур итеп киенеп мәчеткә барырга тиеш. Мәчеткә барганда Аллаһ Тәгаләне зикер итеп, ягъни искә алып бару бик күркәм гамәл. Ирләр мәчеткә тәкъбир әйтеп баралар. Бәйрәм намазына балаларны алып бару – яшь буынны Исламга өндәү, Аллаһ диненә якынайтуның бер чарасы.
Гает намазы укып, бәйрәм хотбәсе тыңлап, дога кылганнан соң мәчетләрдә, өйләрдә бәйрәм ашлары уздырыла – милли ризыкларыбыз белән сыйланабыз. Аллаһ Тәгалә биргән ризыклар хәерле-бәрәкәтле булсын өчен ятимнәрне, толларны, мохтаҗларны сыйлыйк. Матди яктан яхшы тәэмин ителгән тәкъва мөслим үә мөслимәләр мохтаҗларга акчалата ярдәм итүне үзләренең бурычы итеп санарга тиеш. Хәер-сәдакаларны, сәдакага лаек кешеләргә бәйрәм көненә кадәр үк, ягъни бераз алданрак бирү яхшы була. Мохтаҗлар бәйрәм рухын сизсен, бәйрәм табыны кора алсын өчен сәдаканы Гает алдыннан бирү күркәм гамәлләрдән санала. Аллаһ ризалыгын өмет итеп биргән сәдакалар, бүләкләр изгелек булып гамәл дәфтәренә языла. 
Бездә булган һәртөрле нигъмәт – Аллаһ Тәгалә биргән бүләк. 
Аллаһ – байларны байлык-муллык биреп сыный, байларның мохтаҗларга карата шәфкатьлелек, юмартлык күрсәтүләрен тели. Шунысын да онытмыйк, кайбер мохтаҗ кешеләр оялу сәбәпле кешедән берни дә сорамыйлар. Тыйнак, оялчан мохтаҗларны барлау, аларны өлешсез калдырмау өчен мөслим үә мөслимәләр аеруча игътибарлы булырга тиешләр.
Аллаһ Коръәндә «Әхзаб» сүрәсенең 35нче аятендә: «Мөслимнәр һәм мөсли-мәләр, мөэминнәр һәм мөэминәләр, Аллаһка итагать итүче ирләр һәм хатыннар, гадел яшәп динне дөрес тотар өчен бөтен авырлыкларга сабыр итүче ирләр һәм хатыннар, Аллаһтан каты курку белән курыккан, Аның ризалыгы өчен ураза тоткан, зәкят-сәдакаларын биргән, зинадан качкан ирләр һәм хатыннар, күп зикер итүче ирләр һәм хатыннар өчен Аллаһ мәгъфирәтен һәм олугъ әҗерләрен әзерләп куйды», – дип, әҗер-савапка ирешү юлларын аңлата. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Рамазан аенда һәм аннан соң шәүвәлдә алты көн ураза тотучы бер гасыр ураза тоткан кебек санала», – дигән. Шушы олы нигъмәткә шөкер итеп, Раббыбызның әҗер-савапларына өмет багълап, мөселманнар Рамазан тәмамлангач та изге гамәл-гыйбадәтләр кылуны дәвам итәләр. 
Ярлыкау һәм мөкяфәт, әҗер-савап казану көннәре – изге Рамазанны биргән һәм инсанны Рамазан галиҗәнаб белән нигъмәтләгән Аллаһ Тәгаләгә хәмде-сәнә, мактауларыбыз булсын! Коръәнне, Ислам динен кешелеккә аңлаткан Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават-шәрифәләребез ирешеп торсын! Ел буе көтеп алган Рамазанны: «Рамазан әлвидагъ, хуш-сау бул!» – дип озатабыз. 
Рамазан гаете мөбарәк булсын! Өй-ләребез, күңелләребез бәйрәм рухы белән тулсын! Тоткан уразаларыбызны Аллаһ Тәгалә кабул итсен! 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X