Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Рамазан аеның соңгы көннәре аеруча кыйммәтле

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир- рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдиү үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн. Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкраналарыбыз булса иде. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез...

Сөекле Пәйгамбәребезгаләйһиссәлам әйткән:«Аллаһ юмарт һәм Ул юмартлыкны сөядер», - дигән. Икенче хәдис-шәрифтә:«Иң хәерле сәдака - ул да булса рамазан сәдакасыдыр», - дип әйтелгән.
Бөтен дөнья мөселманнары изге Рамазан аенда Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән үрнәк алып,кешеләрне авыз ачтыралар, ифтар мәҗлесләре үткәрәләр. Искә төшерик, мөхтәрәм җәмәгать!Пәйгамбәребезгаләйһиссәлам әйткән: «Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, шул кеше күпме ураза тотучыны ашаткан булса, аларның бөтенесенең дә әҗерләрен үзенә алыр, шуның өстәвенә ураза тотучыларның да әҗерләре кимемәс». Икенче хәдистә: "Рамазан аенда ураза тотучыны авыз ачтырсаң, ул синең гөнаһларыңа каффәрәт булып, уттан котылуыңа сәбәп булыр", - диелгән. Сәхабәләр Пәйгамбәребезгаләйһиссәламнең бу сүзләрен ишеткәч, бик тәэсирләнделәр, тик бөтенесенең дә авыз ачтыртып ураза тотучыларны ашатырга хәленнән килмәгәнлектән, бу турыда алар Пәйгамбәребезгә (с. г. в.)әйткәннәр. Рәсүлебезгаләйһиссәлам аларга:«Нияте изгедә булып, ураза тотучыны бер хөрмә яки бер йотым су белән булса да авыз ачтырсагыз, сез шундый ук әҗер алырсыз, бу изге эшегез өчен Раббыгыз сезне Кыямәт көнендә шундый су эчерер, бәндәнең җәннәткә кергәнчегә хәтле башка бер дә эчәсе килмәс», - дигән.
Нәфескә каршы торып, рамазанның соңгы көннәрен игелекле гамәлләребез, нәфел гыйбадәтләре, зикерләр, тәүбәләребез белән бизик, Аллаһның рәхмәтеннән, мәгъфирәтеннән мәхрүм булмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев