Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Әнигә һәм әтигә – иң олы һәдия

Әнигә һәм әтигә – иң олы һәдия

Аллаһның хак илчесе, пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бер-беребезгә һәдия – бүләкләр бирешеп яшәргә нәсыйхәт кылган. Әти-әнигә нинди бүләкләр бирергә? Алар өчен иң яхшы бүләк нәрсә ул? Алар ярата торган тәмле ризыкмы, затлы киемме, алтын-көмеш, энҗе-мәрҗәнме? Иң олы бүләк – синең туры юлда булуың һәм изгелекле булуың. Әгәр дә син Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәсәң, ата-анаңа карата яхшы мөгамәләдә булсаң – иң олы бүләгең шул булыр. Баласының туры юлдан тайпылмавы, гаиләсенә һәм башка кешеләргә карата да яхшы мөнәсәбәттә булуы – ата-ана өчен әйтеп бетергесез шатлык-сөенеч чыганагы. Шундый мәңгелек кыйммәтләргә ия булган улы-кызы булган ата-анадан да бәхетле кем бар бу дөньяда?! 
Ата-анаңның бәхетле булуын теләсәң син аларга хәерле бүләкне бир. Хәерле бүләк – яхшы холкың, күркәм сабырлыгың. Болары – бәһаләп бетергесез, мәгънәви бүләкләр. 
Әти-әнинең даими рәвештә хәл-әхвәлен белү, еракта яшәсәң еш кына телефон аша хәбәрләшеп тору да – олы бүләк. 
Әти-әнине бәйрәм уңаеннан гына түгел, изге җомга көннәрендә тәмле ризыклар белән сөендерү дә зур бүләк. 
Газета аша әти-әнине котлау – бик матур сюрприз булачак. Ай буе Рамазан уразасын тоткан әти-әниеңне Ураза гаете һәм елына бер килә торган Корбан гаете белән котлаулар да аларны һичшиксез сөендерәчәк, ин шәә Аллаһ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев