Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Мөселман календаре – саллы хезмәт

Тарихыбыз данлы да, шанлы да. Нинди генә авырлык күрсә дә, милләтебез сакланып кала алган. Тырыш халкым мәчет-мәдрәсәләр тоткан, китаплар бастырып чыгарган. Фәния Хуҗахмәтнең «Татар мөселман календаре»н уку мине шушы темага язарга рухландырды.

2021 ел өчен «Татар мөселман календаре» – олы хезмәт. Баш мөхәррире Фәния Хуҗахмәт, Булат Җиһаншин тарафыннан гамәлгә куелган һәм нәшер ителгән. Рәссам Нәҗип Нәккашның, компьютерда битләргә салган Рушания Мөхәммәтшинаның һәм корректорлар Ләйсән Җиһаншина белән Алсу Зәйдуллинаның да саллы хезмәте кергән календарьны чыгаруда. 
Мөселманнар өчен гамәл-гыйбадәт кылуда зур ярдәмлек булган ошбу китап белән танышкач бу коллективка карата хөрмәтем аерата нык артты. Габдулла Тукай исемендәге премия иясе Лена Шагыйрьҗанның «Иман әлифбасы» шигыре белән ачыла бу китап һәм мөхтәрәм дин әһеле Җәлил хәзрәт Фазлыевның үтемле вәгазе белән дәвам итә. Календарь динебезне, милләтебезне, әхлагыбызны саклау сагында торучы басма. Мәңгелек кыйммәтләрне саклауда зур өлеш кертүе, Ислам дине турында гыйльми, шул ук вакытта, кешегә аңлаешлы язмалар бирелүе белән дә халык арасында яклау таба. Басманы җентекләп укучы өлкән яшьтәге кеше буларак, иҗат коллективына тирән рәхмәтемнне белдерәм, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын дигән теләктә калам. 
Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге шушы елның 21 яннваренда хәбәр иткәнчә («Милләт турында сөйләшү»), бүген киләчәгебез, халкыбыз телсез, милли мәктәпсез бик авыр хәлдә калганда язучылар, имам-хатыйблар, галимнәр, мөгаллим, мөгаллимәләр, журналистлар халык арасында кайнарга – мәчетләрдә, мәктәпләрдә булырга, аңлату эшләре алып барырга, катлаулы сорауларга бергәләп җавап эзләргә тиеш. Һәм шул проблеманы хәл итүнең юлларын бергәләп табарга, аннары гамәл кылырга бурычлы.
Тарихтан билгеле булганча, татарны милләт буларак юк итү юлында нинди генә эшләр башкарылмады. Казанны яулап алу, татарны массакүләм чукындыру, телебезне кысрыклау һәм башкалар. Язсаң, кәгазь чыдамаслык хәлләр үткән башыбыздан. Ә адәм баласы түзә. Урыслашу һаман да дәвам итә. 1860 елда урыс генералы Муравьев: «Урыс штыгы эшли алмаганны урыс мәктәбе эшләр», – дигән. Татар мәктәбенең аянычлы хәле турында академик Дания Заһидуллина бик дөрес бәян итә. Татарстан тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин әйтүенчә, телне гаиләдә генә саклап калып булмый. Казан шәһәре авылдан килгән татарлардан тора. Алар барысы да, һәрхәлдә күпчелеге, татарча сөйләшкән. Әмма балалар бакчасында, мәктәпләрдә урыс телендә укытыла, тәрбия бирелә. Менә шул сәбәпле бала туган телен белми.
Казанда да Финляндиядәге кебек телне өйдә өйрәнүче 1 меңләп чамасы кеше калыр, әмма ул халык дип исәпләнмәячәк. Җырлар, әдәби әсәрләр калырмы һәм аларны иҗат итүче булырмы? Милли мәктәптән башка халыкның киләчәге юк. Милли университет... Монысы да яши алмады. Ә бит милли университет халкыбызга бик кирәк. Милли университет – дәүләтчелек билгесе ул. БДИны туган телдә бирүгә ирешмибез икән, ул вакытта тел сакланмаячак. Мин Марат Лотфуллинның фикерен хуплыйм, ул чын дөресен бәян итә. «Тотса Мәскәүләр якаң?..» Алар яшереп тә тормады, 2025 елда Рәсәйдә бер тел, бер милләт, бер дин калырга тиеш дигән стратегик план төзелде дә, шуны тормышка ашыру өчен бар көчен куя да.
Бүген татар милләтенә зур куркыныч яный. Беренчесе, катнаш никахлар – татар кызлары урыска кияүгә чыга. Икенчесе – эчкечелек. Өченчесе – имансызлык, динсезлек. Өченчесе алдагы икесеннән дә куркынычрак афәт. Чөнки дине булмаганның иманы, әхлагы юк. Динле кеше иманын, әхлагын кайгырта. Азмы-күпме ул милләтен саклау хакында да уйлый. Татар зыялысы: иҗат әһелләре, каләм ияләре һаман нидер көтә. Татарны милләт буларак элек-электән дин саклап килде. Бүгенге көндә дә мәчет-мәдрәсәләр, галим-голәмәләр, акыл ияләре, күп телләр белүче, гыйлемле дин әһелләре, Коръән-хафизлар, остазлар, мөгаллим-мөгаллимәләр бихисап. Менә алар инде милләтебезне саклауда зур өлеш кертүче булырлар дип ышанам. 
Ассызыклап шуны әйтәсем килә, Валерия Порохова турындагы мәкаләсе Фәния Хуҗахмәтне югары дәрәҗәгә күтәрә. Россиядә яшәүче күпчелек мөселманнарга билгеле хезмәте – Коръәнне урыс теленә шигъри ысул белән тәфсир кылган Валерия Порохова безне Аллаһтан «чукындыртамы»? Бу сүземне дөрес аңлавыгыз өчен бераз чигенеш ясыйм. Сүз Валерия Порохованың «Бәкара» сүрәсенең 138нче аятен: «Вот таково крещение Господне. А может кто-нибудь помимо Бога – лучше окрестить? И лишь Ему мы предаемся», – дип бәян итә. Фәния Хуҗахмәт дөньякүләм билгеле шәхес Порохова Валерия Иман һәм аның ире белән элемтәгә кереп, үз дөреслеген исбат итә, җибәрелгән тупас хатаны төзәттерүгә ирешә. Ни кызганыч, хаталы килеш бу басма 12-13 тапкыр бастырып чыгарыла. Шуннан соң гына Валерия Порохова «Бәкара» сүрәсенең 138нче аятен: «Таков сибхгат Аллаха. А есть ли что-нибудь дороже этого сибхгата! И лишь Ему мы предаемся!» дип төзәтергә мәҗбүр була. Бу – Фәниянең зур тырышлыгы белән ирешелгән уңыш. 
Миншәех Харис улы Зәбировның вафатына унике ел, дустымның эшен дәвам итүче тормыш иптәше Фәния Хуҗахмәткә Аллаһ Тәгалә эшендә ярдәм бирсен. Ул «Безнең Шәех» исемле китапны дөньяга чыгаруда зур тырышлык куйды.
«Татар мөселман календаре» яңа гына Исламга кергән, туры юлга баскан кешегә иң беренче ярдәмлек, дәреслек. Ошбу календарьда динебезне, милләтебезне, телебезне саклау хакында бай эчтәлекле мәкаләләр бирелеп барылуы нур өстенә нур. «Татар мөселман календаре» озын гомерле булсын, халыкка хәерле-файдалы гыйлем бирсен. 
Камил Нотфуллин, хезмәт ветераны.
Чаллы шәһәре. 

/ Фото akmechet-shop.ru сайтыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев