Фарыз гыйбадәткә – Рамазан уразасына әзерләнәбез
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим
Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 183нче аятендә: «Ий, мөэминнәр! Рамазан аенда ураза тоту сезгә фарыз ителде, сездән алдагы мөэминнәргә фарыз ителгәне кебек, бәлки сез ураза тоту сәбәпле тәкъва булырсыз», – дип мөселманнарга ураза тотуны фарыз кылды. Ураза тоту һәм шушы изге айда башкарыла торган гамәл-гыйбадәтләрне шартына җиткереп үтәү хакында район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас белән сөйләштек.
– Әссәләмүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, Җәүдәт хәз-рәт, ел буе көтеп алган Рамазан шәриф якынлаша. Шушы мөбарәк айда кылына торган изге гамәл-гыйбадәтләрне дөрес итеп үтәү хакында сөйләшик әле. Башта уразаның нинди гыйбадәт булуын аңлатып китсәгез иде.
– Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әссәләмүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, мөхтәрәм җәмәгать. Көтеп алган изге Рамазан ае якынлаша. Рамазан – шәгъбән аеның соңгы көне – 12 апрель кояш баегач башлана, ягъни беренче тәравих намазын шушы төндә укыйбыз. Ә инде 13е – уразаның беренче көне. Ураза сүзенең мәгънәсе – үзеңне тоту. Үзен ашау-эчүдән, әдәпсезлектән, начар гамәлләрдән тыеп торган кеше гарәпчә «саум», ягъни уразалы дип атала. Дини мәгънәдә исә ураза – таң ата башлау вакытыннан алып кояш баеганга кадәр тукланудан, җенси якынлыктан һәм начар гамәлләрдән үзеңне тыю. Үзен мөселман дип санаган кешенең таң вакытыннан башлап кояш баеганчы дару, уколдан башка тора алырлык сәламәтлеге булса, Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотарга тиеш.
Аллаһ ризалыгы өчен Рамазан уразасын тотарга ниятләгән мөселман кояш чыгарга ике сәгать кала бәрәкәтле сәхәр ашы белән сыйлана. Уразаның вәҗибе – сәхәр ашына тору. Ифтар вакыты җиткәч соңга калмыйча авыз ачу кирәк.
– Шушы җаваплы да, саваплы да гыйбадәткә – уразага алдан хәстәр-ләнү ничегрәк була?
– Рамазан – ул сынау да, бәһасез бүләк тә. Сынауга алдан хәстәрләнү мәслихәт. Ураза тотарга ниятләүче кеше рузага кергәнче атна-ун көн рухын, бәдәнен (тәнен) әзерләсә, фарыз гыйбадәтне Аллаһ Тәгаләнең инсанга биргән олы бүләге итеп тоячак. Ни рәвешле әзерләнергә? Беренчедән, кальбеңне, күңелеңне әзерләү лязем. Моның өчен рамазан ае, аның фазыйләтләре, ягъни башка айлардан өстенлеге, ураза тотуның иксез-чиксез әҗер-саваплы гыйбадәт булуы хакында Аллаһ Тәгаләнең Сүзе булган Коръәндәге аятьләрне, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдис-шәрифләрен мәгънәләренә төшенеп укырга, өйрәнергә, руза хакында Ислам галимнәренең вәгазь-нәсихәтләрен укырга һәм тыңларга кирәк. Ә инде физик яктан – тәнеңне әзерләүне һәркем үзе хәл итә. Артык майлы, баллы, тозлы, какланган-ысланган ризыклар, камыр ашларын күпмедер чикләп, витаминнарга бай яшелчә, җиләк-җимеш, аксымга бай кош ите, балык кебек ризыклар белән тукланырга киңәш итәм.
– Ураза тотуның да шартлары бар. Шуларны аңлатыгыз әле.
– Ураза гыйбадәтенең вөҗүб шартлары: мөселман булу, акыллы һәм балигъ булу. Кеше бу сыйфатларның бер-сеннән булса да мәхрүм булса, аңа ураза тоту фарыз түгел. Шулай ук сау-сәламәт булу, өйдә булу, ягъни сәфәрдә булмау, ният кылу һәм хатын-кызларның хәез-нифастан пакь булулары.
– Авырулар, сәфәрдә булган кешеләр уразаны ни рәвешле тота?
– Чирлеләр һәм сәфәр-дәгеләр уразаларын соңыннан каза кылалар. Авырган кеше, әгәр рузасын тота ала икән, аның уразасы дөрес була.
– Җәүдәт хәзрәт, кайбер инсаннар: «Ни өчен ураза тотарга тиешбез?» дигән сорау бирәләр.
– Уразаның фарыз, ягъни үтәлергә тиеш гамәл-гыйбадәт булуы хакында Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 185нче аятендә: «Рамазан ае шундый ай ки, ул айда Коръән иңдерелде: кешеләргә туры юлны күрсәтүче, һидәятне ачык бәян кылучы һәм дөресне ялганнан аеручы итеп. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Рамазан аенда берәү чирле булса, яки сәфәрдә булса, башка вакытта каза кылырлар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, үә сезгә авырлыкны теләми һәм Рамазан уразасын тутырып тотуыгызны һәм, Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен, Аллаһка тәкъбирләр әйтеп Аны зурлавыгызны тели, шаять, Аллаһка шөкер итәрсез!» – ди. Аллаһ Тәгалә боерган – без аны үтәргә тиешбез.
– Рамазан уразасын тоткан кешенең, мисал өчен, эшендә, транспортта, кибеттә яисә башка урында ачуын китерсәләр, рузалы кеше аларга ачуланса?
– Аллаһ ризалыгы өчен Рамазан уразасын тотучы инсан кальбен-күңелен яман уй-ниятләрдән, начарлыклардан тыярга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Ураза тотучы кеше начар сүз сөйләмәсен һәм наданнарга охшамасын. Кем дә булса аның белән талашырга теләсә яки аны ачулана башласа, ул ике тапкыр: «Мин ураза тотам!» – дип әйтсен», – дигән.
– Ураза турында сөйләшкәндә, Кыямәт көнендә әҗер-савапсыз калып банкротка чыгу турында әйтеп китү урынлы булыр дип уйлыйм.
– Кешеләр дөньялыкта бер-берсе белән бәхилләш-мәсәләр, ягъни рәнҗеткән кешесеннән кыерсыткан кеше гафу үтенмәсә, ул кеше гөнаһасы өчен Кыямәт көнендә рәнҗетелгән кешегә әҗер-саваплары белән түли һәм банкрот кала. Әгәр дә залим кеше ураза тоткан булса, руза тоткан өчен булган әҗер-савабы үзендә кала, аны Аллаһ Тәгалә башка кешегә алып бирми. Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Адәм баласының башкарган бөтен хәерле эшләре һәм кылган гыйбадәтләре үзе өчендер. Тик ураза алай түгел. Чөнки ураза – бары тик Аллаһ (ризалыгы) өчен башкарылган гыйбадәттер. Ураза – бәдәннең калканы», – дип нәсыйхәтен әйтеп калдырган.
Рамазан ае – сабырлык ае, ризыкның кадерен белү ае; фәкыйрь-мохтаҗларның, ятимнәрнең, толларның хәленә керә белү, аларга ярдәм итә торган, изгелекләрне күбрәк кыла торган ай; ачуны җиңеп, бер-береңне гафу итә торган ай. Мөселман Рамазан ае дәвамында телен, күзен, колагын, кул-аягын хәрам нәрсәләрдән аеруча нык сакларга тиеш. Башка вакытларда да һәрвакыт шул тәртипне сакларга тиешбез. Болар барысы да бәндә өчен сынау.
Пәйгамбәребез Мөхәм-мәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Рамазан уразасын тотучыларның Җәннәткә махсус капкадан керәчәкләре хакында: «Җәннәттә Рәййан исемле капка бар. Бу капкадан Кыямәт көнендә Җәннәткә бары тик уразалылар керер», – дигән.
Мөхтәрәм җәмәгать, Аллаһ кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелу, фарыз гыйбадәтләр – кешенең үз файдасы өчен. Менә шул хакта онытмыйк.
Күпчелек мөселманнар зәкятне Рамазан аенда бирергә тырышалар. Зәкят түләү өчен нисабны дин әһелләре 310 000 сум күләмендә билгеләде (алтын буенча).
Фитыр сәдакасы – ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака. Фитыр сәдакасы түләү буенча нисаб күләме – 36 000 сум (көмеш буенча). Аның күләме арпа белән исәпләгәндә – 100 сум, йөзем буенча – 700 сум.
Фидия сәдакасы – сәламәтлеге белән бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәр көн өчен бирелә торган сәдака. Аның күләме – һәр көн өчен 200 сум.
***
Рамазан аеның һәр кичәсендә Аллаһ Тәгалә Үзенең әмерен үтәүче рузалы инсаннан: «Йә, бәндәм, нинди теләкләрең бар, нинди гөнаһларыңнан тәүбә кыласың килә, нинди сорау-үтенечләрең бар?» – дип сорар икән. Аллаһ безнең сорауларны, үтенечләрне Ишетүче, безнең гамәлләрне Күрүче һәм дә Белүче. Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 186нчы аятен-дә: «Ий, бәндәм, сорагыз Миннән. Мин, әлбәттә, сезнең соравыгызны Ишетүчемен һәм җавап бирүчемен. Сез дә, Мин кушканнарны үтәп, Мин кушканча яшәгез!» – ди.
Уразалы кеше, мөмкин кадәр ешрак Коръән укыса, Аллаһны зикер итсә (искә алса), Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават әйтсә, дини гыйлем алу белән шөгыльләнсә, якыннарына һәм мохтаҗларга кулыннан килгәнчә рухи һәм матди яктан ярдәм итсә, әҗер-саваплары иксез-чиксез күп булыр, ин шәә Аллаһ.
Акыл-зиһен белән зиннәтләгән, иман белән нигъмәтләгән Аллаһка шөкер итеп ураза тотыйк! Тоткан уразаларыбыз савапка булсын! Үәссәләмүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев