Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Авыл өстендә азан

Корбан гаете алдыннан Торнаташ авылында сөенечле вакыйга булды – мәчет ачылды. Аллаһ йортын ачу тантанасында бар авыл халкы, шәһәрдә яшәүче торнаташлылар, чакырылган кунаклар катнашты. Торнаташлыларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов та килгән иде. 

Мәчет ачу тантанасын район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов башлап җибәрде һәм җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләде: «Мөхтәрәм җәмәгать! Аллаһ Тәгалә ярдәме белән, хуҗалык җитәкчесе һәм хезмәт коллективы, авыл халкы, шәһәрдә яшәүче торнаташлылар изге эш кылды. Аллаһ Тәгалә барысын да белеп, ишетеп, күреп тора. Аллаһ ризалыгы өчен кылган изгелегебез риядан китмәсен, әҗер-савабы кимемәсен өчен, аерым кешеләрнең исемнәрен атап тормыйм. Аллаһ Тәгалә кабул итсен хәерле эш-гамәлләребезне. Җитәкчелек һәм халык тырышлыгы белән төзелгән мәчетнең ишекләре һәрвакыт ачык булсын. Биш вакыт азан әйтелеп, намазлар кылынып, хәерле-файдалы гыйлем бирә торган Коръән мәҗлесләре уздырылып торсын мәчетебездә», – диде ул. 
Халык уенын-чынын бергә кушып: «Өй салуның ние бар, мүклисе дә, чутлыйсы», – ди. Чутлау-исәпләүне биредә авыл халкы бердәм булып башкарды. Һәркем – гомере буе авылда яшәгән кешеләр дә, шәһәрдән кайтып йөрүче балалар һәм оныклар да – барысы да, кулыннан килгәнчә акчалата да, төзелеш эшләрендә катнашып та, төзү материаллары биреп тә, җылылык үткәреп тә ярдәм күрсәттеләр. Мәчет төзелешенә акчалата ярдәм итүчеләрнең исемлеге озын булуы бик яхшы булды – бина бер ел эчендә төзелеп бетте. Аллаһ йортының исеме – «Торнаташ мәчете» дип аталды. Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафина мәчет төзүдә зур булышлык күрсәткән игелекле кешеләргә – «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинга һәм ул җитәкләгән хезмәт коллективына халык исеменнән рәхмәт әйтте. «Иң нык сөендергәне – Торнаташ халкы бердәм. Бердәмлектә – көч. Гаять мәшәкатьле эшне тиз арада, бердәм булып башкарып чыктык. Авыл халкының оешкан һәм бердәм булуына сокланырлык. Киләчәктә дә шул рухта яшәргә язсын», – диде ул. «Торнаташ мәчете»нең имамы Рафис Гайнуллин да мәчет төзелешенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. «Авыл халкы шушы күркәм мәчетебезгә килеп, Аллаһка сәҗдә кылып, намазларны үтәп яшәсә иде. Раббыбыз кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә язсын һәммәбезгә дә», – диде ул. 
Торнаташта эшне дә, сыйлы табынны да бергәләп оештыра беләләр. Ерактан ук үзенә җәлеп итеп, күңелләрне тартып торучы мәчетне ачкан көнне үк, өйлә намазыннан соң, Коръән ашы уздырдылар. Коръән тилавәте – мәкам белән Коръән укылган аш мәҗлесе нур өстенә нур булды. 
Ир-егетләр, малайлар һәм бабайлар урам тутырып, тәкъбирләр әйтеп мәчеткә Корбан гаетенә бардылар.

Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев