Аналар – барлык кешеләрдән дә өстен
«Ана – Бөек исем Нәрсә җитә ана булуга; Хатын-кызның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке – АНА булуда!..» (Һади Такташ)
Әни!
«Әнием! Мин сине бик тә, бик тә яратам. Әнием, син җир йөзендәге иң кадерле кеше. Син мине бу дөньяга тудыргансың, күкрәк сөтеңне имезгәнсең. Туңганда сулышың белән җылыткансың. Мине барлык зыян-зарарлардан сакларга тырышкансың. Елаганда юаткансың, чирләгәндә төн йокыларын калдырып баш очымда утыргансың. Төннәрен, мин уянып елаганда, кочагыңа алып тирбәткәнсең. Әнием, изгелекләреңне беркайчан да онытмам. Синең өчен биш вакыт намаздан соң һәр көнне дога кылам. Син дөньядан Аллаһ хозурына китсәң дә, сине искә алып, кылган изге гамәлләреңне һәрвакыт исемә төшерәм. Алтыннан да бәһале булган үгет-нәсыйхәтләреңне исемнән чыгармыйм. Мин аларны тормышымда кулланып яшим. Әнием, исән чагыңда кылып калдырган догаларың миңа хәзер дә ярдәм итә».
Изге күңелле балалар әниләрен шул рәвешле искә ала, дога кыла. Ә инде әниләре исән булганнар аларга кадер-хөрмәт күрсәтә.
Шагыйрь Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырны күңел кылларың тибрәнмичә тыңлый алырсыңмы?!
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек,
Бишек җыры көйләп төннәр буе
Без үскәнне көткән тилмереп.
Бәла-каза, борчу килгәндә иң беренче булып ярдәмгә ашыгучы кем? Әни! Бәладән коткару өчен бар сәбәпләрен кылучы кем? Әни! Синең уңышларыңа иң нык сөенүче кем? Әни!
Без үскәндә күпме борчылулар
Күргән әнкәй гомер эчендә.
Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине,
Рәхмәт яусын барсы өчен дә.
Әниләр – бик мәрхәмәтле кешеләр. Алар – хәлләребезне сүзсез дә аңлаучы изге затлар.
Аналарга – иң өстен дәрәҗә
Ислам дине аналарның дәрәҗәсен барлык кешеләрдән дә өстен кылган. Ана – хөрмәткә лаек кеше, шуңа күрә дә динебез ананы хөрмәтләргә әмер итә. Әбү Һөрәйра дигән сәхабадан риваять ителгән хәдис. Ул: «Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм янына бер ир килеп: «Әй, Аллаһның илчесе, хөрмәт итүгә иң күбе кем лаеклы?» – дип сораган. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм аңа: «Әниең» – дип җавап биргән. Бу ир әнисеннән соң икенче урында кем торганын белергә теләп: «Аннан соң кем?» – дип сораган, РасүлАллаһ аңарга икенче мәртәбәсендә дә: «Әниең» дип җавап биргән. Теге ир кеше өченче мәртәбә дә шул ук сорауны кабатлагач, РасүлАллаһ өченче мәртәбәсендә дә: «Әниең» дип җавап биргән. Бу килгән ир кеше әниләрдән соң кем икәнен белергә теләп, дүртенче мәртәбә: «Аннан соң кем лаеклы?» – дип сорарга мәҗбүр була. РасүлАллаһ аның дүртенче мәртәбә соравына: «Әтиең» дип җавап биргән.
Ни өчен әнинең дәрәҗәсе шулкадәр өстен? Ананың балаларга хезмәтләре аталарныкына караганда бик күпкә артык. Беренчедән, әтиләр баланы карыннарында тугыз ай күтәреп йөрмиләр; икенчедән, әтиләр баланы тудырмыйлар; өченчедән, әтиләр баланы ике ел буе имезмиләр. Боларның барысын да ана кеше эшли, шуңа күрә ананың дәрәҗәсе атаның дәрәҗәсеннән өч мәртәбәгә артыграк. Шуның өчен Аллаһның Расүле аналарга хөрмәт өч тапкыр артыграк, алар шул хөрмәткә лаеграк дип әйткән. Әйе, аталар да балаларын бик кайгырталар. Алар гаиләне яшәү урыны, кием-салым, ризык белән тәэмин итүчеләр. Ләкин, ни генә булмасын, атаның хезмәте аналарныкы дәрәҗәсенә җитә алмый. Аллаһ Тәгалә әниләрне Үзе хөрмәт итә, ана кешенең кадерен белергә өйрәтеп Коръәндә болай ди: «Кешегә без ата-анасына яхшылык итәргә әмер иттек, баланы анасы зәгыйфьлек өстенә зәгыйфьлек белән күтәрде, ягъни корсагында авырлык белән күтәрде үә авырлык белән тудырды, үә аның баласын имезмәге ике елдыр, дәхи кешегә: «Миңа үә ата-анаңа шөкер ит» – дип боердык, бит ахырда Миңа кайтасыз».
Әти-әнигә «уф» дип әйтү – хәрам
Ата-ананы рәнҗетеп, алар белән аралашмыйча яшәү Аллаһ каршында иң олы гөнаһ. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм әйткән: «Зур гөнаһларның да иң зурлары: Аллаһка ширек кату, ата-анага каршы булу». Аллаһ Тәгаләгә ширек кату – иң зур гөнаһ. Ата-ананы рәнҗетү гөнаһларның да зурысы. Аллаһ Тәгалә Коръәндә «Бәни Исраил» сүрәсенең 23, 24нче аятьләрендә әйткән: «Аллаһ сезгә, фәкать Аңа гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә боерды. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димә һәм каһәрләмә, бәлки аларга йомшак һәм мөлаем сүзләр сөйлә. Һәм аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй! Һәм әйт: «Ий, Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм Ахирәттә шәфкать кыл!»
Ата-ананы тәнкыйтьләргә ярамый
Кайберәүләр әти-әниләрен тәнкыйтьлиләр. Мисал өчен, ата-ана ноутбукта, сенсорлы телефонда эш итәргә өйрәнгәндә хаталана, кайвакыт ничек итеп файдаланырга кирәклегенә тиз генә төшенә алмый. Менә шунда балалар үзләрен акыллыга санап, әти-әнисен наданлыкта гаепләп, күңелләрен төшерәләр. Сине соң кем кашык тотып ашарга, киенергә-чишенергә, чүлмәккә утырып хаҗәтеңне башкарырга… өйрәтте? Әти-әниең. Син дә сабырлык белән аларны тыңла, өйрәт, аңлат!
Әти-әнигә ямьсез сүзләр әйтү – хәрам
Ата-ана хакын белмәгән балалар ата-аналарын тәнкыйтьләп кенә калмыйча, ямьсез сүзләр әйтеп сүгәләр дә. Мисал өчен, кайберәүләр әти-әнисенә: «Сез укымаган, надан, эшнең рәтен-җаен белмисез, сез миңа һәрвакыт каршы төшәсез… » дип сүгәләр. Әти-әнисен сүгүчеләр дөньяда да, Ахирәттә дә бәхетле булмаячаклар.
Әти-әнинең гаебен башкаларга сөйләү – гөнаһ
Гайбәт сөйләүчене Аллаһ Тәгалә кардәшләренең итен ашау белән тиңли. Шәригатьтә гайбәт сөйләү хәрам санала. Аллаһ Тәгалә аны шундый яман мисал белән безгә аңлаткан: «Сезнең берәрегез үлгән кардәшегезнең итен ашауны сөяме?» Бер кеше дә үлгән әнисенең итен ашый алмас иде. Хәтта ул ачка үлгәндә дә аны эшләмәс. Ләкин гыйлемсез, диннән ерак, әти-әнисен хөрмәт итмәгән залим балалар әти-әниләренең гайбәтләрен сөйләргә дә тартынмыйлар. Аллаһ Тәгалә Үзе ул гөнаһлы бәндәләрне туры юлга салсын, әдәп-әхлак сыйфатларын бирсен!
Әти-әнине картлар йортына илтү – вәхшилек
Әй, кеше! Сабый чагыңны күз алдыңа китер әле. Сабый чагыңда ашарга-эчәргә, киенергә-чишенергә көчең җитми иде. Ачыгып, астыңны юешләп һәм нәҗесләп бишектә елап ятканда әниең сине – газиз нарасыен кочагына алып, юындырып, чиста биләүгә биләп, күкрәк сөте имезеп тәрбияләгән, юаткан. Әниең сине аякка бастырганчы мәшәкатьләнеп, инде кеше булгач та, синең өчен кайгырып яши торган изге кеше. Син хатыныңның: «Ашаганда әниең ипи валчыкларын коя, бәдрәфкә керсә, истинҗа алганда идәнгә комганыннан су чәчрәтә. Аның артыннан җыештырып туйдым. Кайвакыт килде-китте дә сөйләп куя. Лутчы аны картлар йортына илт» дигән коткысына бирелеп, шәйтан вәсвәсәсен тыңлап, әниеңне картлар йортына илтерсеңме? Ә бит син балачагыңда ипи валчыгын да чәчә идең, тәлинкәсе белән ашны да төшереп түгә идең, ялгышлык белән савыт-саба да вата идең, бервакыт, футбол уйнаганда, ялгышлык белән тубың беренче катта яшәүченең тәрәзәсенә тиеп челпәрәмә китергән иде… Әниең бит сине ятимнәр йортына тапшырмады. Ул бит синең балалык белән, ялгышлык белән, шуклык белән кылган хаталарыңны, сине яраткан кебек үк, кабул итте. Ул сине ничек бар – шулай кабул итте!
Әти-әниеңә шәфкать канатларыңны җәй!
Аллаһ Тәгалә әти-әнине олы дәрәҗәгә күтәргән. Әти-әниләр рәхим-шәфкатькә лаеклы кешеләр. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «… һәм аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй!» дигән.
Әти-әниеңә дога кыл
Аллаһ Тәгалә Коръәндә ата-ана өчен дога кылырга өйрәткән: «... һәм әйт: «Ий, Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм Ахирәттә шәфкать кыл!»
Аңлатма. Аллаһ Тәгалә балаларга: «Әти-әнигә «уф» дип әйтмәгез, бәлкем сез аларга хәерле-бәрәкәтле догалар кылып яшәгез!» дип әмер итә.
Әти-әниең вафат булган булса: «Йә, Раббым Аллаһ, мине тәрбияләп үстергән әти-әнием Синең хозурыңа киттеләр. Бу фани дөньяда яшәгәндә белеп һәм белмичә кылган барлык хата-гөнаһларын Үзеңнең рәхмәтең һәм шәфкатең белән кичер, гафу ит. Йә, Раббым Аллаһ, аларның дөньяда кылган изгелекләрен арттыр, аларга рәхмәтләреңне яудыр, аларны Җәннәтеңә керт!» дип әти-әниең өчен дога кыл.
Доганың шартларын үтәп кыл
* Доганы бары тик Аллаһның Үзенә кыл.
* «Йә, Раббым, догамны тизрәк кабул ит инде» дип, Аллаһны ашыктырма.
* Шәригатькә каршы булган начар дога кылма.
* «Минем догамны Аллаһ һичшиксез кабул итә» дигән изге нияттә бул.
* Дога кылганда һәрбер сүзеңнең мәгънәсен аңлап, чын күңелдән кыл.
* Ашаган ризыгың хәләл булсын. Хәрам ризык ашаган кешенең догасы кабул булмый.
Иң хәерле бүләк
Әй, кеше! Син сабый баламы, яшьме, олы кешеме – мөһим түгел, син ата-анаң өчен барыбер бала. Ата-анаңны бәхетле итәргә теләсәң, син аларга иң хәерле бүләкне бир. Иң хәерле бүләк – яхшы холкың һәм әдәбең.
Онытма! Бөтен кеше сине ташлаганда да, әти-әниең сине ташламас. Исән чакларында аларның кадерен бел, үлгән булсалар – алар өчен дога кыл!
Николай Туганов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев