Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Ана кадере

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

Аллаһ Коръәндә «Исра» сүрәсенең 23нче, 24нче аять-ләрендә: «Аллаһ хөкем итте һәм әмер бирде, фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» дип тә әйтмә һәм каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак һәм мөлаем сүзләр сөйлә!» – дип һәрбер инсанга Аллаһка гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә әмер итә.
Кеше ата-анасын бертигез дәрәҗәдә хөрмәтләргә, аларга карата миһербанлы-шәфкатьле булырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөбарәк хәдисендә: «Җәннәт – әниләрнең аяк астында» дип, ана хакын үтәп яшәгән хакыйкый мөэмин-мөэминәләрнең фани дөньяда да рәхәт яшәячәген һәм Ахирәткә күчкәч тә Җәннәт тормышы белән нигъмәтләнәчәген әйткән. Пәйгамбәребез Мөхәм-мәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисләрендә әниләргә карата аеруча нык хөрмәтле, игътибарлы булырга тиешлегебезне искәртеп: «Җәннәт – әниләрнең аяк астында», – дигән. Бу очракта Җәннәт ул – дөньядагы бәрәкәтле, хәерле тормыш һәм Аллаһның ризалыгына ирешү.

Сорау. Әниләрне кадерләү хакында тагын нинди хәдисләр бар?
Җавап.
Бер кеше Пәйгамбә-ребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә мөрәҗәгать итеп: «Ий, Аллаһның Илчесе! Кешеләрдән кайсысы минем өчен иң хәерлесе?» – дип сораган. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Әниең», – дигән. Ул кеше: «Аннары?» – дип сорагач, Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Әниең», – дигән. Теге кеше тагын: «Аннары?» – дип сорагач та: «Әниең», – дигән. Сораучы кеше тагын бер тапкыр: «Аннары», – дигәннән соң, Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Әтиең», – дип җавап биргән. 
 
Сорау. Пәйгамбәребез Мөхәм-мәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм өч тапкыр «Әниең!» дип әйткән һәм дүртенчесендә «Әтиең!» дигән. Моны ничек аңларга? 
Җавап.
Аллаһ Коръәндә «Локман» сүрәсенең 14нче аятендә: «Без кешегә ата-анасына ихтирам күрсәтергә боердык. Әнисе аны карынында йөрткәндә авырлык өстенә авырлык кичерә һәм аны ике яшьтә күкрәктән аера. Миңа һәм ата-анаңа шөкер ит. Бөтен нәрсә миңа әйләнеп кайтачак», – дип ап-ачык аңлаткан. Әни кешенең якынлыгы шуның белән аңлатыла: ана баланы тугыз ай карынында йөртә һәм газаплар аша тудыра, аннары имезә, гомеренең иң матур чорларын баласына багышлый. Баласының тәне авыртса, ананың җаны сызлый. Әниләр бала мәшәкатен сабырлык белән күтәрәләр һәм авырлыкларга түземле булалар. Шуңа да Ислам дине аналарга карата аеруча игътибарлы, ихтирамлы булырга боера. 
Үз гаиләсе булып, ата-ана йортыннан читтә яшәгән мөслимәләрнең ирләре хәләл җефетләрен аларны тудырып үстергән, тәрбияләгән әниләренең хәлен белергә, ярдәм итәргә җибәрергә тиешләр. Даими рәвештә әни кешенең хәлен белеп тору, аның яшәеше, сәламәтлеге, кәефе белән кызыксыну, ярдәм итеп тору һәр кешенең изге бурычы. Картлыкка ирешкән әти-әнинең сәламәтлеге какшау яисә хәсрәтләр кичерүе сәбәпле көйсезләнүе, холык күрсәтүе дә мөмкин. Әмма балалар олыгайган ата-аналарның көйсезлекләренә сабыр итәргә бурычлы. Аллаһ Коръәндә: «Ата-анага «уф!» дип тә әйтмә, аларны рәнҗетмә, күңелен төшермә!» – дип әмер итә. 

Сорау. Әнигә күп изгелекләр кылып, кадерләп яшәсәң, бурычыңны тулысынча үтәп бетереп буламы?
Җавап.
Бер егет әнисен хаҗ кылдыра икән. Әнисенең аягы авырткач, аны иңсәсенә утыртып, Кәгъбәтуллаһ тирәли тәваф кылдыра. Шунда бу егет ибне Гомәр радыйаллаһу ганһүдән: «Күрәсеңме, ибне Гомәр! Мин әниемне җилкәмә утыртып хаҗ кылдырам. Ибне Гомәр, ничек уйлыйсың, мин әнинең хакын үтәдемме икән?» – дип сорый. Шунда ибне Гомәр радыйаллаһу ганһү: «Юк! Сине тудыргандагы бер тулгагын да кайтармадың», – дип җавап биргән. 

Сорау. Бала багу, гомер буе бала мәшәкатенә сабыр итү авыр булса да нигәдер хатын-кыз ана булу бәхетен татырга тырыша. 
Җавап.
Бернигә дә карамыйча баланы ярату – Аллаһ биргән олы нигъмәт, зур бүләк. Баланы карында күтәреп йөртү, тудыру, тиешле вакыт аралыгында имезү һәм баланы үстерү мәшәкатьләре авыр булса да, Аллаһ Тәгалә аналар күңеленә нарасыена, сабыена, газиз баласына карата шулкадәр олы нигъмәт – мәхәббәт, ярату, наз кебек асыл сыйфатларны салган ки, аны тасвирлап та, сурәтләп тә, язып та бетереп булмый. Аллаһның бу олы нигъмәте ана белән бала арасындагы җылылыкны, рухи бәйләнешне барлыкка китерә. Баланың тормыштагы бәхете, уңышлары әнисенең догасы, аның ризалыгы, хәер-фатыйхасы, бәхиллеге белән бара. Әниләрнең безгә карата күңел җылысын, җан җылысын тоеп яшәү өчен аларны кадерли белик. Ялгыш үпкәләтсәк, тиз арада әнидән гафу сорап, Аллаһ каршында тәүбә итәргә онытмыйк.
Әниләр – дөньядагы иң газиз, иң күркәм, иң сабыр, иң көчле кешеләр. Бу хакта кечкенә балалар да белә. Шуңа күрә дә, сабый бала әнисенең елаганын күрсә гаҗәпләнә. Шушы хакта тормышта булган вакыйга. Ошбу кыйсса олы мәгънәләрне үз эченә алган. 

/ Николай Туганов фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев