Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Аллаһның Барлыгына һәм Берлегенә ышану

(Балалар өчен махсус сәхифә)

Әти-әни, әби-бабай, гомумән, бала тәрбияләүдә катнашы булган һәрбер кеше Аллаһның барлыгы һәм берлеге хакында балага үтемле итеп аңлату ысулларын белергә тиеш. Гади дә, шул ук вакытта баланы уйланырга һәм фикерләргә этәрә торган хикәятләр сөйләү, әңгәмәләр кору хәерле булыр, ин шәә Аллаһ.

Кәрим – зирәк, кызыксынучан малай. Галәм серләренә дә төшенәсе килә аның. Мәктәптән кайтканда, юл буена бер уй аңа тынгылык бирмәде. «Бөтен нәрсәне дә күрергә мөмкин. Камил приборлар ярдәмендә галактикалар хакында мәгълүматлар алалар. Нигә соң Аллаһны күрмибез? Әллә инде... Аллаһ галәми акыл микән? Кич белән, барысы бергә җыелгач: «Нигә без Аллаһны күзебез белән күрмибез?» – дип, олыларны гаҗәпләндерде. «Соң, бераз гына уйлап кара, бөтен тирә-як, бөтен дөнья Аллаһның барлыгын күрсәтеп тора бит», – дип әйтеп карады әнисе. Ә әтисе Аллаһның барлыгын сүз белән түгел, башкача аңлатырга ниятләде. Кәрим йокыга киткәч малайның бер дәфтәрен алды да рәсемнәр ясады һәм өстәлгә куйды. Иртә белән Кәрим рәсем белән тулы дәфтәрен күреп: «Кем минем дәфтәремә рәсемнәр ясады?» – дип сорады. «Каләм үзеннән-үзе дәфтәреңә рәсемнәр ясаган инде», – диде әтисе исе китмичә генә. «Алай була алмый, бу мөмкин түгел», – диде Кәрим аптырап. Икенче көнне Кәрим сыңар ботинкасын таба алмыйча интекте. Бик нык эзләгәннән соң аны караңгы бүлмәдән табып алды. «Кем монда куйган соң аны?» – дип гаҗәпләнде. «Ботинкаң үзе шунда кергәндер», – диде әтисе. Кәрим: «Әтием, син һаман минем белән шаярасың, каләм үзеннән-үзе рәсем ясый аламы инде, ботинка үзе йөри аламы инде?» – диде Кәрим акыллы кыяфәт чыгарып. Кәримнең төсле каләмнәре, өс киеме һәм башка кирәк-яраклары берничә көн үзләреннән-үзләре шулай «сәяхәт итеп йөрделәр». Малайның сабырлыгы төкәнде һәм бер көнне ул әти-әнисеннән: «Кем минем белән шулай шаяра соң?» – дип сорады. Әтисе аны тынычландырып: «Ий, улым, улым, әйберләр үзләре хәрәкәтләнә дигәнгә ышанмыйсың. Әйе, чынлыкта да шулай, аларны кемдер хәрәкәтләндерә. Шулай булгач, син дә, мин дә, әниең дә, терлекләр, җанварлар, кошлар, бөҗәкләр һәм нәни генә бер ком бөртеге дә үзләреннән-үзләре яратыла алмаган, барлыкка килмәгән була түгелме соң? Яз артыннан җәй, аннан көз, аннары кыш та үзеннән-үзе генә килми. Димәк, боларны барлыкка китерүче, хәрәкәтләндерүче Бөек Зат бар. Ул – Аллаһ Тәгалә. Ул хикмәт белән идарә итә. Аллаһ бөтен галәмнәрдә дә һәм җирдә дә тәртип булдырган. Аның көч-куәте бар нәрсәгә дә җитә. Аллаһ Тәгалә җир һәм күкләрне, ай һәм кояшны, йолдызларны, барлык галәмнәрне, җиһаннарны барлыкка китергән. Галәмнәрдә миллиардлаган йолдызлар билгеле бер тәртип буенча хәрәкәт итәләр. Йөз миллиардлаган йолдызлар миллиард еллар буена үз тәртипләрен бозмыйча әйләнеп йөриләр. Җир шары үз күчәрендә һәм бер үк вакытта кояш тирәсендә әйләнеп тора. Һәм шуның белән көннәр һәм төннәр, ел фасыллары, ягъни яз, җәй, көз, кыш килүенә сәбәп була. Болар – Бөек Аллаһның гына кодрәтеннән килә торган эшләр. Кешеләрне дә Аллаһ Тәгалә яралткан. Сулар өчен һава, ашар өчен ризык һәм эчәр өчен сулар булдырган. Суны Аллаһ ике төрле итеп яраткан: тозлы һәм төче итеп. Төче су ул туклану, юыну һәм башка кирәк-яраклар өчен кирәк. Диңгез, океан сулары тозлы. Ә менә тозлы су ни өчен кирәк булды икән? Ничек уйлыйсың, Кәрим? – дип сорады әтисе улыннан. 
– Әтием, балыклар, төрле җәнлекләр яшәсеннәр өчен, Аллаһ диңгез, океан суларын тозлы итеп ясаган. 
– Бу сүзләреңдә күпмедер хаклык бар. Аннары шунысы кызыклы: әгәр дә тозлы сулар булмаса, җир шары сасып, кортлап бетәр иде һәм тереклек калмас иде. Тозлы су ул, җир шарын төрле зарарлы микроблардан, бактерияләрдән чистартып тора, һаваны зарарсызландыра. Без Аллаһ Тәгалә биргән барлык әйберләр өчен дә шөкер итәргә һәм Аллаһка рәхмәтебезне белдерергә тиешбез. 
– Әтием, Аллаһка: «Рәхмәт Сиңа, Аллаһ!» – дип әйтикме? 
– Без: «Әлхәмдүлилләһ!» дип әйтәбез. «Аллаһка мактау булсын!» дип әйтү Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер итү дә, рәхмәт әйтү дә була, улым.

***

Ял көнендә Кәримнәр гаиләсе авылга кайтты. Гүзәл чәчәкләргә, матур итеп сайраучы кошларга Кәрим сокланып карады. Кәрим, төшке аштан соң, илһамланып рәсем ясады. Әти-әнисе аны мактады. Кәрим: «Юк инде, тере кошлар да, чәчкәләр дә моннан матуррак!» – диде. 
– Бик дөрес әйтәсең, улым. Аллаһ Тәгалә – иң гүзәл иҗатчы. Без Аллаһ шикелле итеп бернәрсәне дә ясый алмыйбыз. Аллаһ Тәгалә ни теләсә, шуны барлыкка китерә. Һәр җирдә, һәр нәрсәдә Аллаһның эзләре. Ә без – кешеләр, Аллаһ теләсә генә нәрсәнедер эшли алабыз, – дип бабасы Кәримгә гади генә аңлатып бирде.
Чынлап та, менә мин кыш көне җәйне сагынам, ә җәй көне: «Их, кайчан гына кыш килер икән, тимераякта шуар идем», – дип уйлаганым бар. Мин никадәр генә кышны сагынсам да, җәй артыннан барыбер көз килә бит, – диде Кәрим. 
– Әйе, Аллаһ һәр нәрсәнең Хуҗасы. Кояш, ай, җил, кар, яңгыр – барысы да Аллаһның әмере белән була һәм Ул аларны Үзе теләгән вакытында эшкә куша, – диде бабасы. 
 – Ә ничек Аллаһ барысын да белә икән? – дип гаҗәпләнде Кәрим. 
– Аллаһ Тәгалә бар нәрсәне дә Үзе булдыручы. Шуңа да Ул бөтен нәрсәне дә Белеп тора. Ул хәтта безнең нәрсә уйлаганыбызны да белә. Матур уйларыбыз, яхшы эшләребез өчен бүләкли, ә инде начар уйлар, яман эшләр өчен җәза бирә, – диделәр өлкәннәр. Кәрим уйга калып торганнан соң: «Менә мин сезне тыңласам, тәртипле булсам, берәр яхшы эш эшләсәм сез мине мактыйсыз, нәрсә дә булса бирәсез дә әле. Мәктәптә укытучы апам яхшы укысам әйбәт билге куя, тәртипле булсам мактый. Шуның кебек буламы?» – дип, сорап куйды малай. Бабасы оныгының фикер агышына сөенеп елмайды һәм: «Нәкъ шулай. Тик Аллаһның бүләген берни белән дә исәпләп булмый. Анысын бераз үскәч аңларсың. Әгәр дә син яхшы кеше булып үссәң, Аллаһ сине яратыр. Әйдә, Раббыбыз биргән барлык әйберләр өчен дә Аңа рәхмәт әйтик әле. Аллаһка рәхмәтебез «Әлхәмдүлилләһ» дип әйтү белән булыр. Аннары, улым, шуны исеңдә калдыр: матур, гүзәл нәрсәләрне күреп сокланганда: «СубхәәнАллаһ» дип әйтергә, ә инде Аллаһның бөеклеген белдереп «Аллаһу әкбәр» дип әйтергә кирәк», – дип оныгына бик җиңел генә аңлатты да куйды. Кәрим: «Ии, боларны әйтү бер дә авыр түгел. Мин һәрвакыт шулай әйтермен, исемдә калдырдым», – дип әти-әнисен һәм дәү әтисе белән дәү әнисен сөендерде.

***

Балалар белән бала телендә, алар аңларлык итеп, гади һәм шул ук вакытта мавыктыргыч итеп әңгәмә кору, кызыксындырган сорауларына ихластан җавап бирү, ә кайвакыт җавапларны бергәләп эзләп табу – балаларда кызыксынучанлыкны һәм дингә тартылу хисен арттырыр, ин шәә Аллаһ.

Доганың көче 
Аллаһка мөрәҗәгать итеп, нинди дә булса хаҗәтеңне сорау да иманлы булуның билгесе. Әгәр дә ки, кеше авыр вакытларында, сынаулар килгәч ярдәм сорап Аллаһка мөрәҗәгать итә икән, димәк, ул Раббысына ышана. Аллаһка мөрәҗәгать итеп, Аңардан нәрсә дә булса сорау – дога кылу була.

Тормыштан кыйсса

Аллаһ йорты – «Тәүбә» мәчете имам-хатыйбы вазыйфасын башкарган чагында, җәйнең эссе бер көнендә, Идрис хәзрәт янына өч хатын килеп керә. Өчесе дә ярым ялангач, хәтта ки, кендекләре күренеп тора. Хәзрәт аларга мәчет әдәпләрен аңлата һәм гозерләрен сорый. Араларыннан өлкәне: «Ий, хәзрәтебез, башыбызга олы кайгы килде: улым БСМПда үлем хәлендә ята. Сукыр эчәге шартлаган. Врачлар: «Бөтен нәҗәсәте тәненә таралган, каны агуланган. Иртәгә үле гәүдәсен алып кайтырга әзер торыгыз!» – дип, бөтен өметебезне кистеләр. Менә, БСМПдан чыктык та, кая барырга, нишләргә белмичә басып торганда, кинәт... мәчет манарасына күзем төште. Йә, Раббым! Аллаһ бар бит! Әйдәгез, кызларым, мәчеткә киттек! – дидем. Хәзрәтебез! Балам терелсен дип Аллаһка ялварып дога кыл әле!» – ди, кайгыга баткан ана күз яшьләре белән. Идрис хәзрәт ун минутлар чамасы дога кыла. Башта Аллаһка хәмде-сәналар әйтә, аннан соң: «Йә, Раббым Аллаһ! Хастаханәдә үлем хәлендә яткан ошбу егетне ... терелт. Ярдәмеңне бир!» – дип, дога кыла. Аннан: «Миңа ике-өч көннән хәбәр бирерсез», – дип аларны озата. Шуннан соң кырык дүрт көн үтә. Хәбәр юк. Кырык бишенче көнне мәчеткә өч хатын-кыз килеп керә: башларында яулык, озын күлмәк – гаурәтләре капланган. Ана кеше: «Хәзрәт, менә, килергә булдык әле. Теге вакытта, мәчеткә килеп дога кылдырганнан соң, икенче көнне улым терелеп аякка басты. Врачларның бу хәлне күреп шаккаттылар. Хәзерге вакытта улым эшләп йөри» – димәсенме! Хәзрәт: «Нишләп сез бернинди дә хәбәр салмадыгыз? Мин сездән хәбәр көттем, борчылдым», – ди. Ханым: «Без килмәгән дә булыр идек. Хәзрәт, син берничә тапкыр безнең төшебезгә кердең. Соңгысында, бармак селкеп, кинаяләп куйдың. Шуннан курыктык та, килергә булдык», – дип җавап бирә. 

Исеңдә тот! Доганы бары тик хәерле, изге теләктән кылырга кирәк. (Бәддога кылу, ләгънәт кылу һич тә ярамый.) 

Сәхифәне журналист Зәрия Вәлиева әзерләде.

(Ошбу гәзитне, җыеп бармаган очракта, яндыру тәкъдим ителә.)

Николай Туганов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев