Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

«Аллаһ бар икән»

Тормышта әллә нинди сәер, көтелмәгән, сөйләсәң кеше ышанмаслык хәлләр була. Шуларны язып-теркәп барсаң, чып-чын фантастика туар иде, мөгаен. Тукай районында яшәүче, пенсия яшендә булуына карамастан, әле бүгенге көндә дә ерак юлларда эшләүче бер таныш абзый үзе белән булган хәлне сөйләде.

Телефоннан шалтыратты да: «Кызым, Аллаһ бар икән, ышан син аңа!» - ди бу абзый. «Ни булды, ничек әле мондый сүзләр белән шалтыратырга булдыгыз», - дип сорыйм. Шуннан үзе белән булган хәлне сөйләп китте.

- 1 гыйнвар көнне, оныкларны әбиләре белән озаткач, һава сулап керим, дип урамга чыктым, эскәмиягә утырдым. Тыныч көн, күрше-күлән күренми. Әтисез калган ике оныгымны уйлап, моңсуланып торгач «Аллакаем, ике ятим баланы кеше итеп үстерерлек сәламәтлек бир!» дип сорадым. Шунда башымны бораулаган кебек бер уй иңде - «Мәчеткә бар». Аллаһның бар икәненә ышана идем инде. Өйдән дога укып чыгып китәм, кайчагында тизлекне арттырып Түбән Кама, Уфаларны әйләнеп кайтам, бер штраф килми! Монда исә күңелемдә чыннан да мәчеткә барасы килү теләге туды. Шулай мәчеткә барып кайттым, җомга намазларына да йөриячәкмен. Энекәшем дин юлындагы белемле кеше, аннан кызыксындым, шулай була аламы дип. «Аллаһ үзенә юлны төрле кешегә төрлечә ача», - диде. Кызым, Аллаһка ышан син! - диде абзый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев