Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Мәңгелек кыйммәтләр

Мәңгелек кыйммәтләр – мәңге саекмас, арта гына баручы хәзинә. Аллаһ гыйлеме – очы-кырые күренмәс, иксез-чиксез хәзинә. Ул хәзинәнең башы фани дөньяда башланып азагы Ахирәт тормышына ялганадыр. Иман, Ислам, ихсан һәм ихласлык – мәңгелек кыйммәтләрдер. Мәңгелек бәхеткә илтүче шушы кыйммәтләргә ия булу юлында бергәләп иҗтиһад итик: гыйлем алыйк һәм аны гамәлгә куеп яшәргә тырышыйк, хөрмәтле укучылар! 

Бисмилләәһир-рахмәәниир-рахиим

«Бисмилләһ»нең фазыйләтләре

Бисмилләһ – һәр хәерле эшнең башы. Бу мөбарәк сүз – Исламның галәмәте, ягъни Исламның билгесе.
Җирдә һәм күкләрдә һәм алар арасында булган барлык мәхлукатлар, бөтен барлыклар даими рәвештә шушы мөбарәк сүзне әйтеп торалар. 
Һәр хәерле эшнең башында «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип әйтергә кирәк. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Аллаһ Тәбарәкә үә Тәгалә Ләүхелмәхфүз белән каләмне яратты. Һәр нәрсә Ләүхелмәхфүздә (күктәге язмыш китабында) язылгандыр. Шунда язылганнан тыш һичбер эш булмас. Аллаһ Тәбарәкә үә Тәгалә каләмгә әйтте: «Ләүхелмәхфүзгә яз!» – диеп. Бәс, каләм әйтте: «Йә, Раббем! Ни сүз белән башлыйм?» – диде.
Аллаһ әйтте: «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахим дип башла», – диде. Каләм «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дигән сүзне җиде йөз ел буена язды.
Аллаһ әйтте: «Үземнең гыйззәтем үә җәләлем белән ант итәмен ки, кем дә кем, Мөхәммәд галәйһиссәлләм өммәтеннән ихлас белән «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип әйтсә, аның гамәл дәфтәренә җиде йөз еллык гыйбадәт савабын язармын», – дип. 
Тагын икенче хәбәрдә килә: «Кыямәт көнендә Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм өммәтенең гамәле белән Бәни Исраил пәйгамбәрләренең өммәтләренең гамәлләре тиңләштерелер. Бәс, Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм өммәтенең бер рәкәгать намазларының савабы гайре өммәтләрнең мең рәкәгать намаз савабына бәрабәр килер, бәлки артыграк та булыр. Гайре өммәтләр әйтерләр ки: «Бу Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм өммәтенең гамәлендә ни хасият бардыр ки, аларның бер рәкәгать намазы безләрнең мең рәкәгать намазыбыздан артыграктыр», – дип.
Аллаһ Тәбарәкә үә Тәгалә әйтер: «Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм өммәтенең намазларында «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дигән сүз бардыр, сезнең намазларыгызда ул юктыр, шуның өчен Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм өммәтенең бер рәкәгать намазы сезләрнең мең рәкәгать намазыгыздан артыграктыр».
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөбарәк хәдисләрендә инсанны дөрес яшәү рәвешенә өйрәтә. Риваять кылына: Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнән: «Шәйтан нинди кеше белән бергә ашар?» – дип сорыйлар. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм болай ди: «Шәйтан шул кеше белән бергә ашар, әгәр ул кеше ашаганда бисмилләһне әйтмәсә, бисмилләһне әйткән кешеләрдән шәйтан качар». 
Моны тормышта булган бер мисал белән раслау һәммәбезгә дә зур сабак бирер, ин шәә Аллаһ.
«Пәйгамбәр галәйһиссәлләм сәхабәләре белән ашап утырганда, сәхабәләр аның үзалдына елмаеп куюын күреп: «Ни күңелле нәрсә күрдең, йә, Рәсүлаллаһ?» – дип сорыйлар. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Сезнең арагыздан берегез «Бисмилләһ»не әйтергә онытып ашый иде, шәйтан ләгыйнь дә аның янында ашый иде. Кисәк кенә бу кеше хатасын исенә төшереп «Бисмилләһ»не әйтте, шәйтан ләгыйнь тиз-тиз аның аркасыннан төшеп китте, шуны күреп елмайдым», – дип әйтә.»
 «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим – унтугыз хәрефтер, гарәп хәрефләре белән, монда дәхи файда бардыр: берсе шулдыр – газап фәрештәләренең олугълары унтугыздыр. Кем дә кем һәрвакыт «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим» дип әйтсә, унтугыз газап фәрештәләреннән котылыр, газап кылынмас. Икенче файда шулдыр ки, кич белән көн (тәүлек) 24 сәгать. Шул 24 сәгатьтә биш вакыт намаз – фарыз. Унтугыз хәрефле Бисмилләһир-рахмәнир-рахим сәгать араларында (намаз араларында булган) булган гөнаһларга кәффарәт. Кем дә кем ихластан «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим» дип әйтсә, Аллаһ Тәбарәкә үә Тәгалә ул кешенең шушы 24 сәгать эчендә хаталык белән кылган гөнаһларын гафу итәр (әгәр ул хаталарны яңадан кабатламаса)», – диде Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм. 
Бисмилләһ сүзе шундый мөбарәк бер хәзинәдер ки, ул – кешене чарасызлыктан коткарып, Аллаһның чиксез Кодрәтенә һәм рәхмәтенә кертә. 
Аллаһ Тәгалә бар кылган бөтен барлыклар үз лисаннары, ягъни үз телләрендә, үзләренчә Бисмилләһ әйтеп торалар. 
Туфракка күмелгән нәни генә орлыклардан зур-зур агачлар үсеп чыга. Каты ташлар астында калган орлык шытып чыгып үзенә юл таба. Ул орлыклар, каты җирне Аллаһ исеме белән, Бисмилләһ әйтеп тишеп чыгалар. Һәрбер агач һәм үсемлекләрнең тамырлары, ефәк кебек нәфис, юка гына яфраклары Бисмилләһ әйтеп торганлыктан, каты ташларны, каты җирләрне тишеп үтәләр һәм әче җилләргә һәм барлык авырлыкларга, уңайсызлыкларга каршы тора алалар. 
Һәр нәрсә Аллаһ дип ничек әйтсә, Аллаһ исеменнән һәр нәрсәне безгә тәкъдим итсә, без инсаннар да, Бисмилләһ дип әйтергә тиешбез. Тормыштан гади генә мисал: кешедән нәрсә дә булса алырга теләсәк, аның хуҗасыннан рөхсәт сорыйбыз, аннары әйбер биреп торган кешегә рәхмәт әйтәбез. 
Бөтен барлыкларның, бөтен нигъмәтләрнең Хуҗасы булган Аллаһның әйберләрен Аннан рөхсәт сорап алабызмы, Аллаһка рәхмәт әйтәбезме соң? 
Дөньядагы нигъмәтләрнең чын Хуҗасы булган Аллаһ, биргән нигъмәтләре өчен хак итеп, бездән өч нәрсәне сорый: зикер, шөкер, фикер.
Зикер ул – Бисмилләһ дип әйтү белән буладыр. Ә шөкер – Әлхәмдүлилләһ дип әйтү белән буладыр. Аллаһның Барлыгын, Аның Берлеген, Аның Мәңгелек булуын һәм Раббыбызның Көче, Кодрәте, Хикмәте, Аллаһның безгә биргән нигъмәтләре хакында уйлану һәм шуны аңлау – фикер буладыр. 
Һәр хәерле эш-гамәлне, гыйбадәтне Раббыбыз исеме белән башлыйк, эш-гамәлләребезне Аллаһ исеме белән кылыйк, Аллаһка шөкер итик һәм Раббыбыз хакында фикер йөртик. 
Һәр хәерле эшне Аллаһ исеме белән башлау ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирештерер, ин шәә Аллаһ.
Әйе, бары тик Аллаһ разый була торган хәерле эш-гамәлләрне генә Бисмилләһ белән башларга ярый. 
Шәригатебездә үз-үзеңә һәм башкаларга яманлык, золым кылу, шулай ук кеше өлешенә керү катгый тыелган. Шулай да җәмгыятебездә төрле кешеләр бар. Кайвакыт кеше белеп яисә белмичә ялгыша. Мисал өчен, хәрам кәсеп кылганда, хәрам ризык ашаганда, башкаларга зарар-золым кылганда миллиард мәртәбә Бисмилләһ белән, Аллаһ исеме белән башласаң да, ул яманлык яхшыга, хәләлгә әйләнми. Әле киресенчә, яманлыкны Аллаһ исеме белән башлау олы гөнаһ өстенә тагын да олырак гөнаһларны кальбеңә алу була. Хәрам кәсептән, кеше өлешенә кергән акчага алынган ризык, кием-салым, торак, җир кишәрлеге һәм башка әйберләр – барысы да хәрам. Аллаһ сакласын һәммәбезне дә андый гөнаһлардан. 
Бисмилләһ, әлхәмдүлилләһ, субхәәнАллаһ, Аллаһу әкбәр! Бу зикерләр тел өчен җиңел (әйтергә җиңел), ә Мизанда (Кыямәт көнендә Үлчәүдә) авыр килә торган, әҗер-савап китерә торган хикмәтле сүзләр, зикерләр. Раббыбыз яраткан ошбу сүзләрне әйтик! Ике дөньяда да бәхетле булырбыз, ин шәә Аллаһ.

*** 

Хакыйкый мөселман – һәрьяклап та хәләл яшәү рәвеше, ягъни хәләл кәсептән кергән акчага тормыш алып бара, әлхәмдүлилләһ. Аллаһка шөкер, хәзер мөселман булмаган кешеләр дә хәләл ит алырга тырышалар. Ни өчен? Чөнки хәләл ит тәмле һәм файдалы. Кешеләр моны тормыш тәҗрибәсе аша белделәр, субхәәнАллаһ.
Малны чалганда «Бисмилләһи, Аллаһу Әкбәр!» дип әйтү – «Аллаһ исеме белән, Аллаһ – Бөек!» – дигән олугъ сүзләр, Аллаһ Үзе өйрәткән сүзләр белән Раббыбызны зикер итү һәм шушы малны чалу өчен Аллаһтан рөхсәт сорау була. Без белгән хикмәте шулдыр, барысын да Белүче – Аллаһ. Шуңа да, Аллаһу Әгъләм, дип әйтәбез. 

Зәрия ВӘЛИЕВА әзерләде.

(Ошбу сәхифәне ташламагыз. Анда Аллаһ сүзләре бар. Җыеп бармаган очракта гәзитне яндыру тәкъдим ителә.)

Җәүдәт Харрасов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев