Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим 

Корбан чалу һәм аның фазыйләтләре

Аллаһ Коръәндә «Хаҗ» сүрәсенең 37нче аятендә: «Чалган малларыгызның итләре үә каннары Аллаһуга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһуга тәкъвалык үә изге гамәлләрегез ирешер, әнә шулай Аллаһ дөяләрне сезнең файдагызга бирде, сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһны зурлап тәкъбирләр әйтүегез өчен, яхшы эшле изгеләрне Җәннәт белән шатландыр!» – ди. 
31 июльдә мөселман дөньясында зур бәйрәм – Корбан гаете. Бу бәйрәм Рамазан гаетеннән соң 70 көн үткәч уздырыла. Бу олы бәйрәмнең тирән мәгънәле тарихы бар.

Корбан чалуның тарихы

Корбан тарихы Ибраһим галәйһиссәлләм белән аның улы Исмәгыйль галәйһиссәлләмгә барып тоташа. Аллаһ аларның иманын зур сынау белән сыный. Алар икесе дә шул сынауны уңышлы үтеп, Аллаһ Тәгаләнең мактавына лаек булалар.
Нәмруд исемле залим патша Ибраһим галәйһиссәлләмне зур итеп яккан учакка ташларга боера. Ибраһим галәйһиссәлләм утка ташланудан курыкмый, үзен Аллаһ Тәгаләгә тапшыра. Аллаһ Тәгаләнең әмере белән ут салкын була һәм салкынлыгы белән дә пәйгамбәр галәйһиссәлләмгә зыян салмый. Аллаһ Тәгалә әмере белән ут ягылган урын гөлбакчага әйләнә. Шул вакыйгадан соң, Ибраһим галәйһиссәлләм ватанын калдырып, хәзерге Фәләстыйн җирләренә барып урнаша. Ибраһим галәйһиссәлләм белән Сара анабыз озак еллар бергә яшәсәләр дә балалары булмый. Ибраһим галәйһиссәлләм изге баласы булуын сорап Аллаһка дога кыла торган була. Аллаһ Тәгалә Ибраһим галәйһиссәлләмне картлык көнендә хәлим – йомшак табигатьле дип макталган угыл белән нигъмәтли. Балага Исмәгыйль дип исем кушалар. Исмәгыйль бик зирәк, тәүфыйкълы бала булып үсеп килгәндә Ибраһим галәйһиссәлләм төшендә улын корбан итәргә боерыла. Әлбәттә, картлык көненә кадәр догалар кылып, көтеп алган угылын корбан итү бик авыр була Ибраһим галәйһиссәлләмгә. Ләкин Аллаһ әмерен үтәргә әзер булган Ибраһим галәйһиссәлләм бу боерыкны берсүзсез кабул итә һәм улына шул хакта әйтә. Исмәгыйль галәйһиссәлләм әтисенә: «Әй, әтием! Син үзеңә боерылганны кыл, ә мине син, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың», – ди. Шул рәвешле ата белән угыл Аллаһ сынавын уңышлы үтәләр. Аллаһ Тәгалә кеше каны түгелүен һич тә теләми, Ибраһим галәйһиссәлләмгә төш аша бирелгән әмер – ике пәйгамбәр галәйһиссәлләмнең дә иманнарын сынау өчен була. Аллаһ Исмәгыйль галәйһиссәлләм урынына тәкә җибәрә. Менә шул рәвешле, Аллаһка якынаю, Аның әмерен үтәү нияте белән корбан чалабыз. 

Корбан чалу – Аллаһка якынаю

Аллаһ Тәгаләгә корбан-ның ите дә, каны да кирәк түгел. Корбан сүзе гарәпчәдән якынаю, якын булу дигән мәгънәне аңлата. Ягъни, Аллаһның әмерләрен үтәп Аңа якынаю. 
Юлда, сәяхәттә булмаган һәм дин үлчәүләре буенча матди яктан хәлле, ягъни көндәлек тормышта кирәк булган әйберләрдән тыш бераз байлыгы булган кешеләргә Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә Корбан гаете намазыннан соң корбан чалып гаиләсен һәм мохтаҗларны хөрмәт итү, сыйлау тиешле гамәл.
Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә корбан чалынмый калса, аны 11нче һәм 12нче зөлхиҗҗәдә дә чалырга ярый (12нче зөлхиҗҗәдә кояш баеганчы корбан чалынырга тиеш). 

Корбанлыкка ярый торган маллар

Ислам тәгълиматы буенча корбанлыкка ярый торган маллар: сарык, кәҗә (бер яшен тутырган яки көр булып, бер яшьлек кебек күренсә, җиде-сигез айлык булса да ярый); эре терлекләрдән сыер, үгез ике яшен тутырган; ә дөя биш яшен тутырган булырга тиеш.
Бер сарык яки кәҗә фәкать бер кеше исеменнән, ә сыер, үгез һәм дөя җиде кеше исеменнән чалына ала. Тик бу очракта аларның һәммәсенең дә мөселман булуы һәм һәрберсенең нияте корбан чалу булырга тиешле. Корбан итеп чалынырга тиешле малның сәламәт һәм уртача көрлектә булуы хәерле.

Корбан чалу тәртибе

Корбан – бәйрәмнең өч көнендә дә чалына ала. Тик беренче көнне чалу мәслихәт күрелә. Корбан чалуны ышанычлы мөселманга тапшыралар. Корбанлык малны Кыйблага каратып үткен пычак белән чалалар. Корбанны чалыр алдыннан «Ихлас» сүрәсе укыла, аннары «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!» дип чалына. Бөтен кеше дә үз кулы белән корбанны чала алмый. Әгәр малны хуҗа үзе чала алмаса, чалган кеше янында басып: «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!» – дип әйтү мәслихәт. Әгәр корбан чалучы мөселман аятьләрне белмәсә, ихлас күңелдән: «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!» – дип әйтүе дә җитә.

Корбан итен куллану

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Корбан итеп чалган мал итен ашагыз, сәдака итеп бирегез һәм туплагыз», – дигән. Моннан аңлашылганча: мөселман кеше корбан итенең бер өлешен гаиләсе белән ашарга; икенче өлешен фәкыйрьләргә, мохтаҗларга сәдака итеп бирергә; өченче өлеше белән аш-су уздырырга, туган-тумачаны сыйларга тиеш. Хәдистәге туплау дигән сүз, корбан итен гаиләдәге кешеләр белән бергә тупланып ашауга ишарә. Корбан итен мохтаҗларга, фәкыйрьләргә өләшеп, аларның күңелләрен күтәреп әҗер-савапларга ирешик! 

Корбан гаетен бәйрәм итүнең тәртипләре

Һәр мөселман Корбан бәйрәмендә матди мөм-кинлегенә карап катнаша. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Матди хәле корбан чалырга мөмкинлек бирмәгән кешеләр бәйрәм көнне чиста итеп кырынырга, тырнакларын кисәргә, тәннәрен пакьләндерергә, яңа, чиста киемнәр кияргә тиеш», – дигән. 
Бәйрәм хөрмәтенә чистарынып, пакьләнеп, өс-башны карап, кыскасы, бәйрәмгә муафыйкъ рәвештә киенеп мәчеткә гает намазына килү Аллаһ каршында сөекле гамәл. 

Бәйрәмнең әдәбе 

«Пәйгамбәребез Мөхәм-мәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бәйрәм намазына җәяү барыр һәм кайтканда барган юлдан түгел, башка юлдан кайтыр иде», – диелә риваятьтә. Моның үз хикмәте бар икән: бәйрәмдә гает намазына бер юлдан барып, икенче юлдан кайткан кешене күбрәк кешеләр һәм дин әһелләре күреп, Кыямәттә аның турында хәерле шаһидлык, таныклык бирәчәкләрдер.
Ике бәйрәмебез – Рамазан гаете һәм Корбан гаете мөбарәк булсын. 

 

Бәйрәм уздыруда үзгәрешләр

Коронавирус Татарстанда Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертәчәк. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифинг вакытында шулай дип белдерде.
«Диния нәзарәтенең Роспотребнадзор таләпләре белән бәйле тәкъдимнәре бар. Беренчедән, Роспотребнадзор намазны ачык мәйданчыкларда, урамда, саф һавада укырга чакыра. Һава торышы моңа мөмкинлек бирә. Икенчедән, дистанция сакларга, өченчедән, битлек режимын үтәргә кирәк», – диде Галимова.
Казан Кремле дин тотучыларны хәтта ачык һавада намаз укыганда да, бер урында күп кеше җыелу сәбәпле, битлек кияргә чакырды. Мөселманнар шулай ук үзләре белән намазлык алып килергә тиеш.
Галимова искәрткәнчә, корбанга чалынган хайваннарның ите берничә көн дәвамында таратыла. Бу кешеләр агымын киметергә һәм коронавирус инфекциясе таралу шартларында иминлекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Быел Корбан бәйрәме җомга көнне – 31 июльдә билгеләп үтелә. Ул Татарстанда ял көне дип игълан ителгән, шунлыктан республика халкын өч көнлек ял көтә. 

 / Фото Җәүдәт Харрасовтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев