Республика көне белән!
Хөрмәтле тукайлылар! Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстаныбыз халкының берлеген, дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндерә. Республикабызның үсеш нигезе, уңышлары һәм чәчәк атуы нәкъ менә шуңа бәйле. Бер-беребезне аңлап һәм үзара ярдәмләшеп яшәгәнгә, без киң колачлы проектларны тормышка ашырабыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешәбез.