Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көне белән!

Хөрмәтле тукайлылар! Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстаныбыз халкының берлеген, дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндерә. Республикабызның үсеш нигезе, уңышлары һәм чәчәк атуы нәкъ менә шуңа бәйле. Бер-беребезне аңлап һәм үзара ярдәмләшеп яшәгәнгә, без киң колачлы проектларны тормышка ашырабыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешәбез.

Төбәгебезнең икътисади үсеш ноктасы булган Тукай районы Татарстан белән бер сулышта яши һәм үсә. Республика белән берлектә районыбызда күп эшләр башкарыла. Алдыбызда хәл итәсе тагын да катлаулырак мәсьәләләр тора. Аларны да җиңеп чыгачагыбызга ышанам, чөнки районыбызны тагын да ямьлерәк, тагын да күркәмрәк итү уе белән яшәүче тырыш халкыбыз – безнең төп байлыгыбыз. Шуңа күрә бу бәйрәмне дә без киләчәккә якты өмет белән каршылыйбыз. Алга таба да авыл хуҗалыгында, сәнәгать тармагында, юл төзелешендә, төзекләндерү эшләрендә һәм башка тармакларда яңа уңышларга ирешүне теләп калам. 
Кадерле райондашлар, барыгызга да сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, бәхетле, мул тормыш, гаиләләрегезгә иминлек телим. Киләчәк тормышыгызда, эшегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев