30 май 2018 яңалыклары
-
Кнәздә Тройсынны храмда билгеләп үттеләр
27 майда, Олы көннән соң сигезенче атнада, Православие динендә Изге Тройсын бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бәйрәм христианнарда елның иң төп йолаларыннан берсе санала.
-
"Бала тап та – акча ал" - "Ватаным Татарстан" газетасы
Хөкүмәтебез сабыйлар саны артсын өчен ни генә эшләми хәзер, - дип язылган хәбәрдә.
-
Коточкыч һәлакәт бүген төнлә Татарстанда булган
Төнлә Татарстанда юл һәлакәтендә 23 яшьлек “ГАЗель” йөртүче егет һәлак булган
-
Җәйләү авылында Яфрак бәйрәме уздырдылар
Тройсын бәйрәмен Борды авыл җирлегенә кергән Җәйләү авылында да һәр елдагыча зурлап билгеләп үттеләр. Якшәмбе көнне иртәнге якта авылның Спас йортында литургия уздырылды. Бу йорт үзе дә «Изге Тройсын» исемен йөртә. Гомумән, Тройсын бәйрәме – Җәйләүнең төп авыл бәйрәме, аны биредә бер елны да үткәрми калмыйлар.
-
«Яшь чак булганга, нинди мөһим эш башкарганыбызны аңламый да идек»
Россия чикләре меңләгән километрга сузылып, судан да, җирдән дә, һавадан да үтә. Ватан киңлекләрен чик сакчылары гаскәрләре саклый – алар армиянең элитасы. Россиядә чик сакчылары көне һәр елны 28 майда билгеләп үтелә. Быел Россиядә чик буе гаскәрләре оештырылуга 100 ел һәм бу көннең рәсми бәйрәм буларак билгеләнә башлавына 60 ел тулды. Бәйрәм көнне без дә редакциягә армия елларын ил чиген саклауга багышлаган, хәзерге көндә яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша торган ике райондашыбызны – Риф Хуҗиәхмәтовны һәм Әзһәр Гыйниятуллинны чакырдык.
-
Яхшы күрсәткечләр савымчыларның эшкә карашына да бәйле
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта бүген бер сыердан көненә уртача 19 литр сөт савыла. Бу тармакта яхшы күрсәткечләр шулай ук «Гигант», «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыкларында. Аларда көнлек тулаем савым 13 тоннадан артык.
-
Тукай муниципаль районы Советының XXVI утырышы үтә
Көн тәртибендә:
-
Сабан туе быел яңа форматта узачак
Һәр елның көтеп алынган, вакыйга булып тарихка кереп кала торган милли бәйрәме ул Сабан туе. Язгы кыр эшләре тәмамлануга барча халык, милләтенә, яшенә карамыйча, уртак мәйданга җыела, күңел ача, авыл хезмәтчәннәрен зурлый, Сабан туе батырын билгели.
-
Бабайлар әйткән : “Бүгенге һава торышы бөтен җәйгә таралыр ”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ