Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабан туе быел яңа форматта узачак

Һәр елның көтеп алынган, вакыйга булып тарихка кереп кала торган милли бәйрәме ул Сабан туе. Язгы кыр эшләре тәмамлануга барча халык, милләтенә, яшенә карамыйча, уртак мәйданга җыела, күңел ача, авыл хезмәтчәннәрен зурлый, Сабан туе батырын билгели.

Быел Сабантуйлар авылларда 16 июньдә – шимбә көнне узачак. Район Сабан туе исә 17 июнь көнне, һәр елдагыча, Кызыл Байрак авылы яланында бәйрәм ителәчәк. Башлану вакыты – 10.00 сәгатьтә. Шунысын да искәртик, тукайлыларны, килгән кунакларны быел бик күп яңалыклар көтә. Бөтен серне дә әлегә әйтеп бетермибез, тик мәйдан зуррак, тамашачыларга урыннар күбрәк булачак. Сату-алу өчен махсус зона билгеләнгән. Анда спиртлы эчемлекләр сатылмаячак. Сабан туена шулай ук татар эстрадасының суперйолдызы килүе көтелә. Кем икәне – әлегә сер.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабан туе Тукай районы

2
X