30 май 2015 яңалыклары
-
Игътибарыгызга –Нурия Абдуллинаның сабан белән төшкән фотосы
"Бисмиллаһи рахман иррахим. Буразналар - буразналар Йөгерек дулкыннар. Буразнамда игенкәйләр Күкрәп уңсыннар. Амин". Менә шундый матур шигъри юллар белән хат юллаган безгә чираттагы катнашучыбыз Нурия Абдуллина. Ул "Сабан белән фото" дип аталган конкурсыбызның чиртаттагы катнашучысы. Безнең карашка, бәйгегә мондый җитди мөнәсәбәт белән ул, һичшиксез, уңышка ирешергә тиеш. Сезнең фикерләрне комментарийларда...
-
Лилия Минһаҗева - фотоконкурста чираттагы катнашучы
Исәнмесез! Мин дә фотоконкурста катнашырга булдым. Иске сабан белэн яңача сөрәбез эле, дип яза безгә Лилия Минһаҗева. Лилия безнең редакция үткәргән башка конкурсларда да актив катнашып, җиңүчеләр исемлегенә кергәне бар. Шуңа алдан кисәтеп куябыз, бу туташның иң күп тавыш җыюы бик-бик ихтимал, аның белән ярышуы җиңел түгел. Кыскасы - лаек...
-
Бәйгенең беренче катнашучысы белән танышыгыз!
"Якты юл" газетасы якынлашып килүче Сабан туена багышлап "Сабан белән фото" бәйгесен игълан итте. Ә хәзер иң беренче хат авторы - Гөлназ Зарипованың бик тормышчан, заманча сабаннар һәм иң мөһиме - сабыйлардан өлкәннәргәчә бар буын якташларыбыз , тукайлылар сурәтләнгән фотолары белән танышыйк. Күренеп тора, болар - тырышлар, Сабан туе бүләгенә,...
-
ГТО сәламәт яшәргә, актив булырга өйрәтә
Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Үткән атнада районыбызның Биклән һәм Новотроицкое авылларына бөтен мәктәпләрдән укучылар җыелды. 11-15 яшьлек яшүсмерләр совет чорында ук гамәлдә булган ГТО (Готов к труду и обороне) нормаларын тапшырды.
-
Зөлфия Даутова: «Равил Лотфулла улы ихластан ярдәм итә, рәхмәт көтми»
Редакциягә килгән һәр хатта, һәр шалтыратуда диярлек укучыларыбыз авылларында яшәүче игелекле, ярдәмчел кешеләр турында еш язып, алар турында сөйләп, рәхмәтләрен җиткерергә тырышалар. Арабызда авылдашларына ярдәм кулы сузып яшәүче һәм эшләүче мондый кешеләр булуына сөенеп куясың. Менә көннәрнең берендә, редакциябезгә килеп кергән Бәтке мәктәбе директоры Зөлфия Даутова да сүз арасында Бакчасарай...
-
Кредитын түли алмаучыларга бушлай консультация бирәләр
Кредит түләүдә авыр хәлдә калган һәм банкларга яки башка микрофинанс оешмаларына әҗәтләре җыелган гражданнар 8-800-700-87-10 номеры буенча кайнар линия телефонына шалтыратып, бушлай консультация ала ала.