29 март 2015 яңалыклары
-
Тукай районында сугыштан алып кайтылган бердәнбер немец аккордеоны бар
Калмаш авылында яшәүче Нәсим Сәлимгәрәевның кулларында - әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Сәлимгәрәй улы Сәлимгәрәевның сугыш трофее итеп алып кайткан немец аккордеоны.
-
Мәктәп укучыларының билгеләре sms-белдерү белән җибәрелми башлый
«intertat.ru» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 30 марттан алып Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәктәп укучыларының билгеләре буенча sms-белдерүләр җибәрүне туктата. Бу - элемтә операторлары тарифларының кыйммәтләнүе белән бәйле. Альтернатив вариант буларак ата-аналрга push-белдерүләргә язылу сервисы тәкъдим ителә. Исегезгә төшерәбез, sms-белдерүләр Татарстан Республикасы бюджеты ярдәмендә эшләнелде, ә ата-аналар өчен алар...
-
Круглое Поледа оста куллар слеты үтте
Круглое Поле поселогы мәдәният йортында Тукай районының оста куллар слеты узды. Анда Комсомолец, Круглое Поле, Яңа поселоклары, Әҗмәкәй, Ильбухтино, Иске Абдул, Калмия, Кнәз авылларының осталары үзләренең кул эшләрен алып килгән иде. Бәйләү, чигү, тегү, төсле салфеткадан, сәйләннән, капроннан, төрле җепләрдән бәйләп чәчәкләр ясау, төсле кәгазьдән искиткеч открыткалар иҗат итү, агачтан...