Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында сугыштан алып кайтылган бердәнбер немец аккордеоны бар

Калмаш авылында яшәүче Нәсим Сәлимгәрәевның кулларында - әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Сәлимгәрәй улы Сәлимгәрәевның сугыш трофее итеп алып кайткан немец аккордеоны.

Нәкыйп Сәлимгәрәев 1941 елның 22 июнен Румыниядә, Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән чакта каршы ала. Ефрейтор дәрәҗәсендәге татар егете, снайперлыкка укып, Кавказны фашист илбасарларыннан батырларча саклый. 1942 елның 5 ноябрендә шул батырлыклары өчен аны Кызыл Йолдыз ордены, ә 1943 елда «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр.

Бөек Җиңү көнен Нәкыйп Сәлимгәрәев Австриянең башкаласы Вена шәһәрендә каршылый. Туган якларына исә аңа 1946 елның көзендә генә кайтырга насыйп була.

Кызганычка каршы, Нәкыйп Сәлимгәрәев күптән инде гүр иясе. Ләкин аның улы Нәсим ага кулларына дәһшәтле сугыш юлларын үткән немец аккордеонын алганда, аның хәтерендә әтисе турындагы хатирәләр янәдән яңара, яши бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек җиңүнең 70 еллыгы