28 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Ирекле көрәш
22-23 январьда Алабугада ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды.
-
Су нигә чиста түгел?
Өйләрендәге краннан аккан суның сыйфатына зарланып, Кече Шилнә авылыннан Ирина Лыкова «Якты юл» газетасының ВКонтактедагы битенә хат язды. «Без Киров урамында яшибез. Атна саен фильтрларны алыштырырга туры килә, чөнки алар пычранып, эштән чыга, шул сәбәпле краннан су акмый башлый. Фильтр сатып алу өчен тоткан акча арта бара. Су өчен вакытында түлибез, ә сыйфаты канәгатьләнерлек түгел», – диде ул.
-
Бадминтон
23 январь көнне Казанда бадминтон буенча «Татарстан Республикасы буенча шәхси кубок» ярышлары үтте.
-
Яшь талантлар
Круглое Поледан яшь вокалист Ариана Хәертдинова Казанда «Талантлар симфониясе» халыкара сәнгать фестивалендә катнашты. Кыз «Эстрада вокалы» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат, «Патриотик җыр» номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат булды. Аны Чулпан Ильмендеева әзерләде.
-
Яңа җитәкче
Тукай муниципаль районының спорт мәктәбенә яңа директор билгеләнде. Әлеге вазифаны Михаил Иванов башкарачак.