27 октябрь 2016 яңалыклары
-
Тукай районында югалган тагын бер балыкчының гәүдәсе табылды
Бүген көндезге сәгать 12дән соң югалган балыкчылар Николай Снигур һәм Евгений Рябовның көймәләре табылган урыннан 250-300 метр читтә, «Искра» бакчачылык ширкәте каршында, 39 яшьлек Игорь Снигурның гәүдәсе табылды. Суүсемнәргә, ятьмәләргә уралган гәүдәне водолазлар су астыннан 3 метр тирәнлектән алды, дип хәбәр итте «Якты юл» газетасына Кече суднолар буенча инспекциянең Яр...
-
ЮХИДИ хезмәте тукайлыларны кышкы резиналарга күчәргә соңга калмаска чакыра
Белгечләр автомобильләрдә җәйге тәгәрмәчләрне кышкыга һава торышы +5 +7 градус торганда алыштырып куярга киңәш итә. Бүген температура көндез уртача +2 +3 градус күрсәтсә, төнгә исә -1 -3кә кадәр төшә. Шулай булгач, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен әлеге эшне башкару бүген бик мөһим. Көндез һава торышы югары күтәрелсә дә, төнге...
-
Районга быел Үзбәкстаннан күченеп кайтучылар күп
Агымдагы елның тугыз ае эчендә районга якын чит илләрдән 676 кеше күченеп килгән. Узган елга караганда, бу бераз кимрәк - былтыр бу чорда әлеге күрсәткеч 843 булган. Ерак чит илләрдән килүчеләр 15 кеше. Узган ел андыйлар 9 гына булган. Әлеге саннарны хакимияттә үткән киңәшмәдә район буенча Эчке эшләр бүлегенең миграция...
-
Мактау грамоталары тапшырдылар
Хакимияттә узган атналык киңәшмәдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе исеменнән сайлау чорында участок комиссиясе рәисе булган һәм үз эшен намус белән башкарып чыккан өчен Оркыя Арслановага, Фоат Гәрәевка Мактау грамоталары, Маргарита Поповага, Елена Крупновага Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук хәрби-патриотик клубларның XIII ачык слетында район данын яклап чыккан район командасы...