27 март 2013 яңалыклары
-
Акчалата бүләккә дәгъва кылучылар елдан-ел арта
"Мәгариф" милли проекты кысаларында РФ Президентының "Иң яхшы укытучыларны бүләкләү" турындагы Указы чыккан иде. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен һәр елны Россия бюджеты субъектларга акча бүлеп бирә. Быел Татарстанга билгеләнгән гомуми акча күләме 5,4 млн сум тәшкил итә. Шулай итеп, бу юлы республиканың иң яхшы 27 педагогы 200әр мең сумлык...
-
Санитар чистарту икеайлыгы игълан ителде
Гадәттәгечә, быел да республикада санитар-экологик чистарту айлыгы игълан ителә. Алдагы елларда ул 1 апрельдән 1 июньгә кадәр уза иде. Быел, һава шартларына бәйле рәвештә һәм территорияне җыештыру чорын Универсиадага якынайту максатыннан, аның вакыты чигерелеп, 15 апрельдән 15 июньгә кадәр билгеләнде. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен видеорежимда үткән киңәшмәдә...
-
Чокырларны апрель башыннан ямый башларга планлаштыралар
Бүген район территориясендәге юлларның аерым участоклары бик начар хәлдә. Асфальттагы чокырларны хәтта урап үтәр урын юк. Һава торышы бераз тотрыкланмыйча, явымнар кимемичә чокырларны әлегә ямый алмыйбыз, дип белдерә "Татавтодор" оешмасының Яр Чаллы филиалы башлыгы Рәдис Нәсимов. Планда әлеге эшкә тотыну вакыты 1 апрельдән билгеләнгән. Беренче итеп Бигеш аэропортына бару юлы,...
-
Игенче язгы сынау алдында
- Язгы кояш нурлары һәм беренче яңгырлар басулардагы кар катламын шактый юкартты. Авыл картлары сынавына караганда, язның ялындырып килү ихтималы бар. Һәрхәлдә авыл эшчәннәре, табигатьнең нинди холыкта булуына карамастан, язгы кыр эшләрен тулы әзерлектә каршылыйлар. Моны белгечләр катнашында үткән тикшерү комиссияләре дә уңай бәяләде. Беренче апрельгә техниканы чәчүгә тулысынча кабул...