26 декабрь 2012 яңалыклары
-
Дәрестән тыш чаралар бик тә мавыктыргыч үтте
Теләнче Тамак урта мәктәбендә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зариповның 2012 елда басылып чыккан, Теләнче Тамак, Таулык, Хуҗи, Казаклар, Останково авыллары тарихын үз эченә алган "Бишегем - Теләнче Тамак" һәм 50нче елларда Теләнче Тамак мәктәбендә директор булып эшләгән олы шәхес Иван Тумреевның истәлегенә багышланган "Мәгарифнең якты йолдызы" китапларын тәкъдир итү...
-
Мәктәп директорлары очрашты
Боерган урта мәктәбендә мәктәп директорлары семинары үтте. Киңәшмәдә катнашучылар башта авыл клубы белән бер бинада урнашкан Таулар башлангыч мәктәбендә булдылар, аннары Боерган мәктәбендә уку кабинетларын, туган як музеен, укучыларның кул эшләрен карадылар, ачык дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда булдылар. Педагоглар семинар барышында белем бирүне оештыру буенча күпсанлы мәсьәләләргә тукталдылар, Яңа елга...
-
Пенсия фонды оешуга – 22 ел
Бу көннәрдә Пенсия фонды хезмәткәрләре җылы котлаулар кабул итә. 22 декабрь көнне Россия Пенсия фонды оешуга 22 ел тулды. Районыбызның Пенсия фонды идарәсендә бүген 33 югары квалификацияле белгеч эшли. Алар 10448 пенсионерга һәм бердәй түләү алучыга хезмәт күрсәтә. Эшчәнлегебез гаять җаваплы да, катлаулы да. Төгәл һәм игътибарлы булу өстенә, итәгатьлелек...
-
Укучылар Президент чыршысына китте
Бүген район мәктәпләрендә белем алучы 22 укучы Казанга Президент чыршысына китте. Тантанада катнашачак балалар уку алдынгылары, укуда аеруча сәләтлеләр, спортта уңышларга ирешүчеләр, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр, опекага алынганнар арасыннан сайланды.
-
Терлекчегә хезмәт хакы да, суыкта җылыныр өчен бер чынаяк чәе дә кирәк
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов атна саен шимбә-якшәмбе көннәрендә видеорежимда үткәрелеп килә торган киңәшмәләрдә терлекчелек тармагындагы мәсьәләләргә аерым игътибар бирә. Бу - авылны яшәтә, эшле һәм ашлы итә торган тармак. "Терлекчелек белән киләчәктә дә җентекле шөгыльләнү зарур. Сөт ул - хезмәт хаклары. Авылда терлекчелектән тыш чыганак юк. Хезмәт хаклары да, ягулык-майлау...