26 май 2018 яңалыклары
-
Медицина хезмәткәрләренең зона спартакиадасы узды
Тукай районы үз җирлегендә сәламәтлек саклау сагында торучыларның зональ спартакиадасын уздырды. «Сәламәтлек-2018» дип аталган медицина хезмәткәрләре спартакиадасы һәр елны зоналарга бүлеп үткәрелә, аннан соң җиңүче районнар республикакүләм спартакиадада көч сынаша. Тукай районы үзәк дәваханәсе быел күрше-тирә районнарны Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында кабул итте. Бирегә Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск, Теләче һәм Тукай районнарыннан барлыгы 160 спортчы җыелды.
-
Игенчеләр авыл үзешчәннәрен уракка да чакырып калды
Язгы чәчү, көзге урак чорлары игенчеләр өчен генә түгел, мәдәният хезмәткәрләре өчен дә эшнең кызган чоры. Авыллардагы үзешчәннәр һәр сезонда басуда, ындыр табакларында эшләүчеләр янына чыгып, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рухи азык бүләк итәләр. Редакция почтасына, социаль челтәрләргә бу турыда хәбәрләр килеп тора. Шундый хәбәрләрнең берничәсен һәм чаралардан фотоларны бүген газета укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.
-
Иштирәк халкы бердәм булып өмәгә чыкты
Иштирәк авылы халкы берничә атна рәттән зират чистартырга чыкты. Без авылдашлар белән һәр язны шулай икешәр-өчәр мәртәбә мәңгелек йортны тәртипкә китерергә өмәгә җыелабыз.
-
«Сабан туе гүзәле»н сайлыйбыз
Сабан туе алдыннан Тукай районында һәр ел саен «Сабан туе гүзәле – 2018» бәйгесе оештырыла. Финалга узган 7 чибәркәй арасыннан газета укучылар үзләренең гүзәлен сайлаячак. Һәм иң күп тавыш җыючы гүзәл 30 май көнне бәйгенең финалында «Якты юл» газетасыннан махсус бүләккә ия булачак. Катнашучылар өчен газета сайтында инде бүгеннән тавыш бирергә була. 29 май көнне 9.00 сәгатьтә тавыш бирүне туктатабыз һәм җиңүчене билгелибез.
-
Балаларга медицина хезмәте күрсәтүдән канәгать булмасаң – шалтырат
Балаларның медицина хезмәте алуга хокукларын тәэмин итү, сәламәтлекләрен саклау, гражданнарга бу юнәлештә консультация бирү максатыннан Татарстан Ресаубликасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты кайнар линия үткәрә.