«Сабан туе гүзәле»н сайлыйбыз
Сабан туе алдыннан Тукай районында һәр ел саен «Сабан туе гүзәле – 2018» бәйгесе оештырыла. Финалга узган 7 чибәркәй арасыннан газета укучылар үзләренең гүзәлен сайлаячак. Һәм иң күп тавыш җыючы гүзәл 30 май көнне бәйгенең финалында «Якты юл» газетасыннан махсус бүләккә ия булачак. Катнашучылар өчен газета сайтында инде бүгеннән тавыш бирергә була. 29 май көнне 9.00 сәгатьтә тавыш бирүне туктатабыз һәм җиңүчене билгелибез.
Финалга узган катнашучылар белән таныштырабыз:
Нәргиз Мирходжаева,
Биклән, 17 яшь, 10нчы сыйныфта укый;
Эльвина Мөхәммәтшина,
Борды, 16 яшь, Кама дәүләт автомеханика техникумының 1нче курсында укый;
Ләйсән Тимергалива,
Комсомолец, 16 яшь, 9нчы сыйныфта укый;
Ләйлә Минһаҗева,
Күзкәй, 19 яшь, Минзәлә педагогия көллиятенең 3нче курсында укый;
Алия Асылмәрдәнова,
Күзкәй, 21 яшь, Яр Чаллы шәһәре хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли;
Милена Хакимова,
Мусабай Завод, 16 яшь, 9нчы сыйныфта укый;
Рушания Мәрданова,
Таулы Дөреш, 17 яшь, 9нчы сыйныфта укый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев