25 сентябрь 2017 яңалыклары
-
«Көзге муллык»: 19 нчы конкурсант Гөлсинә Гәрәйшина
Газета укучыларыбызның аеруча да яратып, «тәмләп», үзебезчә якын итеп исәнләшеп керүләре - җаннарыбызга әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек бирә. Сәет авылыннан ук килгән Гөлсинә апа Гәрәйшина белән дә нәкъ шулай булды. «Кызлар, исәнмесез! Хәлләрегез ничек? Нинди яңалыкларыгыз бар?» - дип килеп керде ул безнең янга. Тиз генә хәл-әхвәлләрне белешкәч, бәйгедә катнашырга...
-
«Көзге муллык»: 18 нче конкурсант Гөлисә Галиева
Калмия авылыннан Гөлисә ханым Галиева бәрәңге бакчасыннан шәп экспонат тапкан. Менә нәрсә яза ул безгә: «Сезнең газетада конкурс икәнен укыдым да, бакчабызда бәрәңге алганда тап булган бер бәрәңгене җибәрергә булдым. Велосипедка утырган малайга охшаган ул. Үзем гомер буе колхозда сыер саудым. Хәзер лаеклы ялда, Калмия мәдәният йортында эшләп килүче «Киңәш»...
-
«Көзге муллык»: 16 нчы конкурсант Айсылу Нуретдинова
Быел Тукай районы халкы бакчасында матур-матур кишерләр чыгып кына тора. Менә Күзкәй авылыннан Айсылу да редакциябезгә шушындый кишерләр җибәргән һәм шигъри юллар да өстәгән. Айсылу апабызның Бакчасында үстек без, Кайсыбыз шифалырак, Бәлки әйтеп бирерсез?!
-
Тукай районында мәрхәмәтле эшләр атналыгы башланды
25 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН Көзге мәрхәмәтлек атнасы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы» акциясе старт алды. Шушы акция кысаларында Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балалар яшәүче гаиләләрдә булдылар. Илсөяр Шәрәфиева, Даниил Кащеев, Данил Рәхмәтуллин һәм Карина Низамиеваларга татлы күчтәнәчләр бирделәр. Һәр баланың күзләрендә бетмәс-төкәнмәс шатлык,...
-
Тукай районында бүгенгә һава торышы
Бүген, 25 сентябрь көнне, Тукай районында иртәдән кичкә кадәр күк йөзендә болытлар хакимлек итәр. Көндез пыскак яңгыр явачак, кичен явым-төшемсез. Һава температурасы көндез 8 градус җылы, төнлә +2 градус. Җил секундына 4 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, якындагы өч көн яңгырлы, көндез 7-8 градус җылы.