24 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Көннәр тагын да суыта
Синоптикларның мәгълүматларына караганда, ял көннәрендә һава температурасы тагын да түбәнәячәк. Иртәгә, шимбә көнне, 25 градуска кадәр салкын, якшәмбе 28гә, дүшәмбе исә 30 градуска кадәр салкын күрсәтә. Бу көннәрдә синоптиклар секундына 2-4 м тизлектә төньяк-көнчыгыштан җил вәгъдә итәләр. Мондый һава шартларында бик кирәк булмаганда урамга чыкмаганың яхшы. Аеруча балаларны саклау мөһим.
-
Сөт булсын өчен малны тиешенчә ашатырга, карарга кирәк
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу атна башында җәмгысы 2735,2 тонна сөт җитештерелгән. Республика буенча бар төр хуҗалыкларда бер тәүлектә җитештерелгән сөт 4704 тонна тәшкил итә. Бу бер сыердан уртача 11,5 килограмм тәүлеклек савым алынган дигән сүз. Әлеге тармакта Балтач, Арча, Саба, Кукмара һәм...
-
Бер урамда рәттән ике янгын чыкты
Кичә Теләнче Тамак авылының Татарстан урамында ике ихатада янгын чыкты. Беренче хәбәр янгын сүндерүчеләргә иртәнге сәгать 8дә килеп ирешә. Авылда яшәүче хатын-кыз торак йорт януы турында әйтә. Сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут йортның верандасын камап алган була. Веранданың эченә, андагы җиһазларга, йортның түбәсенә зыян килә. Ут электр чыбыкларында кыска ялганыш барлыкка...
-
Бикләндә район башлыгы кубогына көрәш буенча ярышлар үткәрелә
25 гыйнвар, шимбә көнне, Биклән урта мәктәбендә татар-башкорт милли көрәше буенча муниципаль район башлыгы кубогына район беренчелеге үткәрелә. Анда 1998-1999, 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк спортчылар көч сынаша. Катнашучыларны үлчәү сәгать 8дә, ярышлар исә иртәнге 9да башланачак. Баш хөкемдар итеп Марат Мөхәммәдиев билгеләнде.