22 май 2017 яңалыклары
-
«Минем яраткан дустым» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек
Ике ай дәвамында газетабыз сайтында (tukai-rt.ru) «Минем якын дустым» дип аталган фотоконкурс барды. Бүген аның җиңүчеләре редакциябезгә килде, без аларны тантаналы рәвештә җиңүләре белән котладык, бүләкләребезне тапшырдык. Бүген редакциябездә чын мәгънәсендә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Бәйгебез җиңүчеләре - Белоустан Булат Кәримов, Югары Байлардан Ралинә Садриева, Ташкичүдән Диләрә Гыймаева, Кнәздән Ваня...
-
Тукай районының Әҗмәкәй авылы янындагы «ТЭМПО» заводының эшчәнлеге бер айга туктатылды
Көчле тавыштан зарлану авыл янында «ТЭМПО» дип аталган Кама металлургия комбинаты төзелгәч башланган иде. Җитештерүдән чыккан тавыш һәм ис турындагы дәгъваларын әҗмәкәйлеләр завод җитәкчелегенә һәм төрле күзәтчелек органнарына юлладылар. 7 апрель көнне Роспотребнадзор белгечләре авылның Г.Кутуй урамында урнашкан бер йортында тавыш көчен тикшерделәр һәм төнлә чыннан да күрсәткечнең тиешле нормадан...
-
Татарстанда бүген көчле җил көтелә
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга да мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада көчле җил чыгу ихтималы бар. Көчәйгән вакытта төньяктан, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20, Казанда 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, ди синоптиклар. Бүген республикада көн дәвамында алмашынучан болытлы һава торышы...
-
22 майдан Татарстан авылын әйләнеп үтү автомобиль юлы ябыла
Әйләнеп үтү өчен М-7 "Волга" трассасының төбәк дәрәҗәсендәге Чулман-Татарстан- Тукай районында Татарстан авылын әйләнеп үтү автомобиль юлы ябыла. Чикләүләр 22 майдан 9 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Татарстан авылын әйләнеп үтү автомобиль юлының 0дән 5,6 чакрымга кадәрге өлеше ябыла, дип хәбәр итә республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Юл...
-
Район авыл хуҗалыкларында сөт җыеп тапшыру буенча оператив белешмә
-
Тукай районының «Задоринки» балалар фольклор коллективы «Каравон»да чыгыш ясап кайтты + Фоторепортаж
Кнәз авыл җирлегенең «Задоринки» балалар фольклор коллективы «Каравон» дип исемләнгән XXV Бөтенроссия рус фольклор фестивалендә катнашып кайтты. Фестиваль елдагыча Лаеш районы Никольское авылында үткәрелде. «Задоринки» коллективы рус халык сынамышларын, «Здорово, здорово, у ворот Егорова», «Земляничка ягодка» дигән рус халык җырларын фестивальнең өч концерт мәйданчыгында да башкардылар. Соңыннан коллектив һәм аларның...
-
Тукайлылар Әлмәт шәһәрендә хәйрия фестивалендә катнаштылар
Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар 19 май көнне Әлмәт шәһәрендә үткән «Өмет җилкәне» өченче региональ иҗат фестиваленең гала-концертында катнаштылар. Хәйрия чарасын «СМП-Нефтегаз» акционерлык җәмгыяте каршында эшләүче «Яз» Татарстан региональ иҗтимагый хәйрия оешмасы үткәрде. Аңа кадәр, 8 апрельдә, фестивальнең «Без бергә күбрәк булдырабыз» дип исемләнгән район туры үткән иде. Анда чыгыш...
-
Иртәнге чәйгә тәмле итеп коймак пешерәбез
Аз гына суга яисә сөткә тоз, шикәр комы салып, чүпрә өстәп болгаталар да сөзәләр, шуңа 35-40 градуска кадәр җылыткан су яки сөт кушалар. Он, йомырка салып, бертөрле массага әверелгәнче туглыйлар, аннары эреткән май өстиләр. Изгән камырны 1 сәгатькә җылы урынга куялар. Коймакны май, каймак, дңем, варенье яисә бал белән бирәләр....