21 февраль 2020 яңалыклары
-
«Тукай чәкчәге» гади генә бәйрәм түгел…
«Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге» бәйгесенең сайлап алу туры җиңүчеләре игълан ителде. Алар алты. Без аларның исемнәрен узган саннарның берсендә игълан иттек. Инде 27 мартта Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында үтәчәк финал бәйгесенә әзерлек башланды. Беренче бәйгедән соң халык күңеленә кереп калган бу бәйгенең быелгы үзенчәлекләре турында без проектның авторы – «Якты юл» газетасы баш редакторы Резидә Юсупова белән сөйләштек.
-
Матур дата кызыктырган
Кичә, пәнҗешәмбе көн булса да, районда язылышучы парлар гадәттәгедән күп булды. Тукай районы гражданлык хәлен теркәү бүлегендә 16 пар язылышты.
-
Солдат калагы
«1942 елда һәлак булган кече политрук Александр Слотинның туганнарын эзлибез. 2017 елның көзендә Старая Руссаның «Хәтер» эзтабарлар отряды Новгород өлкәсенең Старорусский районы Сутоки җирлегендә «Слотин А. Е.» дигән тамга төшерелгән калак таптылар. Шул ядкарьне һәлак булган сугышчының туганнарына тапшырырга телибез. Ул чыгышы белән Татарстанның Кече Шилнә авылыннан». Редакциябезнең Вконтакте социаль челтәрендәге рәсми битенә шундый хәбәр килде.
-
Ветеран әфганчылар президент янында
Ватанны саклаучылар көне кысаларында, кичә Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ветеран-әфганчылар белән очрашты.
-
Спартакиада дәвам итә
Иртәгә районның авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалары спартакиадасы уза.
-
Сугыш ветеранына олы хөрмәт
Иске Абдул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәфкать Нуриевка 95 яшь тулды. Аны олы бәйрәме белән котларга Россия Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе, район кураторы Эдуард Вафин, район башлыгы Фаил Камаев, район ветераннар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафина, җирлекнең ветераннар советы рәисе Клара Хөсәенова килгәннәр иде. Алар ветеранга РФ Президентының котлау хатын тапшырдылар, истәлекле бүләкләр бирделәр.