Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матур дата кызыктырган

Кичә, пәнҗешәмбе көн булса да, районда язылышучы парлар гадәттәгедән күп булды. Тукай районы гражданлык хәлен теркәү бүлегендә 16 пар язылышты.

Яшь парларның күбесен 20.02.2020 датасы кызыктырган. Кече Шилнә авылы егете Раил Галиуллин белән 21 яшьлек Эльвина Фәхриева да тормыш юлын бергә бәйләделәр. Яшьләргә, матур датага әһәмият бирү белән беррәттән, район ЗАГС бүлегендә хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәдә оештырылуы һәм тулысынча бушлай башкарылуы да зур йогынты ясаган. «Җәй көне кызыбыз кияүгә чыкты. Шушында язылыштылар. Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре татарча бик матур итеп теләкләрен дә җиткерә беләләр, ягымлылар», – дип билгеләп үтә Раилнең әнисе Гөлия Мансур кызы. Бүгенге көннең датасы матур булган кебек, яшьләрнең тормышы да гомергә парлы булсын.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X