Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе: Бәраәт кичәсенең әһәмияте һәм гыйбадәтләре
Мөбәрак өч айның берсе булган шәгъбан аеның унбишенче кичәсе (14еннән 15енә каршы кичә - 2нән 3 февральгә каршы төн) - Бәраәт кичәсе. Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт» бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган вакыт. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.