Социаль пособиеләр һәм түләүләр февральдән индексацияләнә
Февраль ае социаль түләүләрнең күләме арту белән башланып китте.
Үзгәрешләр гаилә һәм балалар пособиеләренә, ана капиталына, льготалы түләүләргә, айлык акчалата ярдәмгә һәм эшсезлек буенча пособиеләргә кагыла.
Февральдән социаль ярдәмнең 40тан артык төре яңадан исәпләнәчәк. Росстат мәгълүматлары нигезендә, минималь хезмәт хакына бәйле булмаган түләүләр уртача 5,6 процентка артачак.
Ана капиталының яңа күләмнәре түбәндәгечә булачак: беренче балага — 690 267 сумнан 728 922 сумга кадәр, икенче һәм аннан соңгы балаларга (әгәр беренчесенә капитал алынмаган булса) — 912 162 сумнан 963 243 сумга кадәр, ә беренче балага инде түләү алынган очракта икенче бала өчен өстәмә — 221 895 сумнан 234 321 сумга кадәр. Индексация яңа сертификатларга да, файдаланылмый калган акчаларга да кулланыла.
Моннан тыш, СССР һәм РФ Хезмәт Геройларына айлык түләү 103 693 сумга җитәчәк, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына — 76 473 сум. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары 4 839 сум алачак, I төркем инвалидларга — 6 157 сум, II төркем инвалидларга — 4 397 сум, III төркем инвалидларга — 3 520 сум түләнәчәк.
Эшсезлек буенча пособие максималь 15 886 сумга кадәр күтәрелә, ә җирләүне оештыру өчен бирелә торган компенсация 9 679 сум тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев