Тукай районына Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эш визиты белән килде
Иске Җирекле авылындагы төзелеп бетү стадиясендәге «Заһид мәчете»ндә район башлыгы Фаил Камаев һәм аның урынбасарлары, авыллардагы имам-хатыйблар, авыл җирлеге башлыклары һәм килгән кунаклар катнашында җыелыш булды.