Кышкы юл тизлек яратмый
Чаллы — Сарман юлында 2001 елда туган, Азнакай районы кешесе Лада-211340 машинасында Сарман авылы юнәлешендә барганда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлекне сайламый, юл-һава шартларын исәпкә алмый, идарә итүне югалта, каршы юлга чыгып Фольксваген Поло автомашинасы белән бәрелешә.