Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Андыйларга рәнҗеми, нәрсә эшлисең?

Гыйбрәт ал.

Бер төрле язмышлар бәян ителгән газетаны укып утырам. Анда бер язма игътибарымны җәлеп итте. Бер ирнең икенче хатыны язган аны, беренче хатынга шулай дигән, читкә кит дип әйткән. Имеш тә, боларның мәхәббәт дип, беренче хатын читкә китәргә тиеш икән. 

Икенче хатыннар ирләрне гаиләсеннән алып китәр өчен ниләр генә эшләмиләр! Үзе үк әйтеп тора бит бу хатын: “Нияз, дип эшкә барам”, “Нияз, дип җыенам”, - ди. Канишны, кырларында яшь кызлар бөтерелеп йөргәч, ирләр нишләсеннәр инде? Алар болай да хатын-кызга майлы күзләр белән генә карап торалар бит. 
Ул Ниязның гаиләсе, балалары булган! “Яратмаган ул аны!” – ди икенче хатын. Нишләп яратмасын ди инде ир үзенең беренче хатынын! Яратмаса, өйләнмәс тә иде, балалары да тумас иде. Яшь чагында бөтен кеше дә яратышып кына өйләнешә ул. Бу хатын тизрәк иргә сыланган, тизрәк балалар тапкан. әмма ничек кенә булмасын – беренче хатын беренче хатын инде ул. Ул ир икенче хатын өстеннән йөреп, өченче хатынга өйләнмәс диеп нинди гарантия бар соң? Юк шул! Ир-ат бит ул, аңа ышаныч та шул чама гына. 

Безнең әткәй белән әнкәй 20 яшьләрендә кушылганнар. Әбинең әткәйне өйләндерәсе килмәгән. “Өйләндермәсәгез, асылынам” дип әйткән әткәй. Әнкәйне шулай талаша-талаша алган ул. Ике бала булгач, әткәй сугышка китә, яраланып кайта, кайткач тагын ике балалары туа, бишенчегә әнкәй мине табарга җыена. Һәм менә шул чакта, әткәй әнкәй өстенә икенче хатын алып кайткан да, болар икәүләшеп, әнкәйгә бер сыер биреп, аны өйдән чыгарып җибәргәннәр. Әнкәй шундый горур хатын иде, мәрхүмкәем! “И-и, әнкәй, ни дип чыгып киттең соң син? Өйләнгән икән, үзе китсен иде”,-дип әйткәнем бар иде. “Балакаем, мине ул вакытта нәрсәкәйдер йөртте”, - дип әйтә иде әнкәй. 

Сихер дигән әйбергә мин башта ышанмый идем. Әнкәй әллә ниләр сөйли иде, тупса астыннан төргәк таптым, тегеннән таптым, моннан таптым, дип сөйли иде. Безнең авылда бер сихерче карчык булган, шуның аша эшләгәннәрдер инде. Шулай булмаса, әнкәй дүрт баласын җитәкләп, бишенчегә авырлы килеш, үз өеннән башын иеп чыгып китмәс иде. 

Кайларда гына яшәмәдек без! Колхоз өйләре, сарык фермасы өйләре, пожарный өйләре, кеше өстендә - и-и-и, кайда гына яшәмәдек, кайда гына күченмәдек! Мин аларның барысын да хәтерлим! Рәхәт әйбер тиз онытыла, михнәт онытылмый икән ул. 

Берничә елдан әти, дигән кеше безгә келәт чаклы гына өй салып бирде. Анысы да яңа түгел иде. Күрше авылда бер кешенең искесен сүткәннән соң калган бүрәнәләрдән иде ул йорт. 1990 елда мин ул өйне төбе-нигезеннән үк трактор белән эттереп, яңа өй бастырып куйдым. Минем ул вакытта Чаллы ит комбинатында эшләгән көчле чакларым иде, эшне тиз тоттым. Әнкәй ул өйдә 3 кенә ел яшәп калды.

И-и, ул икенче хатын дигән нәрсә... Безнең әти дигән кешенең икенче хатыны белән бер бәхетләре булмады. Уртакка бербәнбер кызлары туды, ул кызның тормышының да рәте читары юк, аның баласының тормышы да Аллам сакласын.. Әнкәйнең рәнҗеше төште дип сөйләшеп утырабыз инде без аны. Әнкәй: “И-и, кызым, рәнҗеш ул кәҗә тәкәсе түгел, көне-сәгате белән түгел, әкренләп сөзә”, - дип әйтә торган иде. Чыннан да, әкренләп сөзде менә. Ул хатынның үзен дә сөзде, баласын да, баласының баласын да сөзде.

Мин хәзер Аллага шөкер дип яшәп ятам. Башыма түбә бар, бөтен әйберем җиткән, тфү-тфү-тфү, дип кенә яшим. Малайларым булышалар, шәһәрдәге квартираны аларга бүлеп калдырдым да, авылга кайтып рәхәтләнеп яшим. Ә ул сеңлем һаман да эшләп йөри әле, мескен. Минем пенсиягә чыкканга да әллә никадәр гомер бит инде. Ә ул сеңел миңа караганда күпмегә генә яшьрәк бит, ул да пенсия яшендәге кеше. Вакыт-вакыт аны да җәлләп куям инде.

Әткәйнең фотосын эшләтеп, өстәлемә куйдым. Таякка таянып басып тора. Шул фотога карап гел әйтәм: “Менә әткәй, син шушылай итеп йөрмәсән, кызларың да тилмереп йөрмәсләр иде, без генә булыр идек”, - дип аны сүгеп ятам, беләсезме? Икенче хатынның башка җитүе инде бу. Әллә ир икенче хатының яратып чыгып китә дип беләсезме сез? Яратканнын түгел бит ул! Аздырыр көн яздырыр, диләр! Азгынлыктан гына бит ул! Азгынлык кына үз хатынын ташларга, балаларын ташларга мәҗбүр итә. Рәнҗеш уртак төшә, диләр. Каргарга да, рәнҗергә дә ярамый,диләр. Андыйларга рәнҗеми, нәрсә эшлисең инде? Ул бит.. ул бит.. И-и аны аны әйтеп аңлатып буламени соң! 

Асия Ф., Тукай районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев