Бәйрәм белән хөрмәтле укытучылар!
Хөрмәтле мәгариф ветераннары, укытучылар, тәрбиячеләр, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре!
Укытучы хезмәте– җир йөзендә иң мөһим һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Сез балаларга белем бирәсез, яшь буынны иң кирәкле фәннәргә өйрәтәсез. Илебезнең булачак гражданнарында намус, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбиялисез. Сезнең ярдәм, тырышлыгыгыз белән буыннар алмашынучанлыгы, традицияләр саклана. Сезнең хезмәт зур һөнәри осталык, күп көч, акыл, түземлелек таләп итә. Сез шәхес тәрбияләүче булып торасыз, аларны мөстәкыйль фикер йөртергә, дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтәсез. Сезнең осталыгыгыз, түземлегегез, эшегезгә һәм балаларга карата булган мәхәббәтегез укучыларның сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә.