«Супер яшелчә-2022»
«Якты юл» (Светлый путь) газетасы редакциясе «Супер яшелчә-2022» исемле бәйге игълан итә. Әгәр дә сез быел искитмәле зурлыкта берәр төрле яшелчә үстергәнсез икән,( ул кабак, чөгендер, кишер, кәбестә, бәрәңге яисә башка төрле яшелчә яки җиләк-җимеш булырга мөмкин) шуның фотога төшереп безгә җибәрүегезне сорыйбыз. Фотосүрәт белән бергә үзегезнең кайдан булуыгыз, исем фамилиягезне, яшелчәнең ничә килограмм икәнен, диаметрын, кайда, кайсы авыл бакчасында үсүен дә язсагыз иде. Контактка керү өчен телефоннарыгызны да язарга онытмагыз. Үскән урынын телефоннан видеога төшерсәгез тагы да әйбәт.