Хөкүмәт кайгыртуы
Кайбер кешеләргә һәм гаиләләргә июльнең беренче көннәрендә 10 мең сум акча биреләчәк. Пособиеләр берничә була. Түләүләрнең берсе балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатыннарга, әгәр дә алар иртә срокта исәпкә баскан булсалар. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында мәктәп яшендәге балалар өчен түләү турында гариза (бер балага бер тапкыр түләү) бирергә мөмкин. Шул ук вакытта аз тәэмин ителгән гаиләләрдә 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге һәр бала өчен 10 мең сум акча каралган.