Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөкүмәт кайгыртуы

Кайбер кешеләргә һәм гаиләләргә июльнең беренче көннәрендә 10 мең сум акча биреләчәк. Пособиеләр берничә була. Түләүләрнең берсе балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатыннарга, әгәр дә алар иртә срокта исәпкә баскан булсалар. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында мәктәп яшендәге балалар өчен түләү турында гариза (бер балага бер тапкыр түләү) бирергә мөмкин. Шул ук вакытта аз тәэмин ителгән гаиләләрдә 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге һәр бала өчен 10 мең сум акча каралган.

Бу түләүдән тыш, аз керемле йөкле хатын-кызларга яшәү минимумының 50 проценты тиеш. Беренче һәм икенче бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр 504 693 һәм 666 933 сум тәшкил итә.
Гадәттә, мондый түләүләр банк картасына айның өчләрендә  эш көннәрендә керә, әмма быел 3 июльдә якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә пособиеләр иртәрәк-1 июльдә киләчәк.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X