Бәхетле картлык, сиңа Габделхәй абый!
Аны Иске Абдул авылында олысы-кечесе дә хөрмәт итә. Габделхәй абый Гайнетдинов тормышның ачысын да, төчесен дә татыган кеше. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында дөньяга килгән бала. 1942 елның февраль аенда туа. Ачлы-туклы балачак, ялангачлык барысы да Габделхәйнең башыннан кичә. Сугыш беткәннән соң да әле бик җиңел булмый мәктәптә укыган балаларны да колхозларда эшкә дәшәләр. Габделхәй дә өлкәннәргә ияреп эшкә йөри, булыша. Ә инде мәктәпне тәмамлагач, сыер фермасына эшкә урнаша, маллар тәрбияли. Алай гына да түгел ул елларда үсмерләргә бөтен авырлыклар зурлар белән тигез төшә, мал тораклары салу өчен урманга барып кул пычкысы белән агач кисеп, төяп алып кайталар, бурыйлар. Ә инде малларга азык әзерләү үзе бер мәшәкатле эш, печәнне кул чалгысы белән чабалар, алып кайтып өяләр.