Чүл корабы – кар диңгезендә?..
Тирә-юньдә кар «диңгезе», иксез-чиксез аклык күк белән тоташкан сыман. Салмак кына кар ява. Колыш авылында «чеңләп торган» тынлык. Аны ара-тирә эт өргән тавышлар, ботактан-ботакка кунып миләш чүпләштерүче чыпчыкларның чыркылдавы, Тукай әйтмешли, авылны уйкусыннан, ягъни татлы йокысыннан уята сыман. Ә дөяләрнең һич бер нәрсәдә гаме юк, алар башларын горур тотып, вәкарь белән генә утарда салам чемченә, иркә кызлар туңдырма ашаган сыман, «кыланып» кына, кардан авыз итә. Кардан дала исе, кайнар ком исе килмәсә дә, ак карны да алар үз иткән инде.