Безнекеләр! Шаяннар һәм тапкырлар Казан сәхнәсендә
Районның җыелма КВН командасы шушы көннәрдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театрында Фәридә Таштабанова исемендәге «Әйдә, шаярт!» җәйге кубогына багышланган бәйгедә уңышлы чыгыш ясаган иде. Алар анда Зәй, Минзәлә, Саба, Мөслим районнары һәм Чаллы, Казан, Мәскәүдән килгән командалар белән көч сынашты.