Иң төзек җирлекләр билгеләнде
1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам иткән санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү икеайлыгы төгәлләнде. Авыл җирлекләре территорияләрендә бу чорда нинди эшләр башкарылган? Икеайлыкка нәтиҗә ясау буенча район хакимиятендә махсус комиссия оешты. Дүшәмбе көнне комиссия әгъзалары һәм авыл җирлекләре башлыклары барлык авыл җирлекләрендә булып, эшләнгән эшләргә бәя бирде.
Комиссия әгъзалары стелаларның, урам эчендәге һәм авылга керү юлларының торышын, юл кырыйларында, капка төпләрендә, социаль объектлар территориясендә үләннәрнең чабылган булуын, һәйкәл яннарын, чишмә тирәләрен, Сабантуй урыннарының әзерлеген, зиратларның торышын карау максатын куйды.