«Почта ябыла?»
Күптән түгел безгә Яңа Троицкий авылында да почта бүлеге ябылачак дигән хәбәр ирештерделәр. Чөнки эшләргә кеше юк. Ике почтальон да – әниле-уллы Татьяна һәм Владислав Петровлар берьюлы эштән киткәннәр. Алар артыннан ук бүлек башлыгы Татьяна Пашкова да гариза язган. Аларны хезмәт хакы канәгатьләндерми. Хәзер Яңа Троицкий һәм Суровка авылында яшәүчеләрне ничек итеп пенсияләрне, посылкаларны алырбыз, ТКХ хезмәтләренә кайда түләрбез дигән уйлар борчый. Безнең проблемаларыбызны һәрдаим яктыртып килүче «Якты юл» газетасын да ничек укырбыз?