Көтү көтә безнең егетләр
Мәктәп укучылары җәйге каникулларны ял итәр өчен генә түгел, эшкә урнашып, бераз акча туплар өчен дә көтеп ала. Әйтик, «Ярыш» хуҗалыгы ел да җәй айларында укучыларны эш белән тәэмин итә. Быел биредә 14 укучы эшли. Аларның 10ысы амбарларны калдык бөртекләрдән чистарту, мал торакларын җыештыру кебек эшләрне башкара. Калган дүрт укучы бик җаваплы эштә. Алар көтү көтә. Эрнест Шәрипов, Эльвир Вәлиев, Руслан Карпов, Азат Нәбиевның бу вазифада беренче еллары гына түгел. Араларында дүртенче җәен хезмәт куючылар да бар.