Авылда да менеджмент кирәк
Узган атнада Тукай районында эш визиты белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов булып китте. Бу вазифага күптән түгел керешкән җитәкче районның алдынгы хуҗалыклары тәҗрибәсен өйрәнеп, аларның егәрлекләрен ачыклау максаты белән килде. Район хуҗалыкларын үстерүнең нинди мөмкинлекләре бар, алардан тиешенчә файдаланалармы? Агросәнәгать комплексларына кагылышлы дәүләт субсидияләренең ярдәме тияме? Крестьян-фермер хуҗалыклары бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйлармы? Министр урынбасарын район башлыгы Фаил Камаев «Миңнехуҗин», «Ханов» крестьян-фермер хужалыгы, «Кама» агрофирмасы, Салих Сәйдәшев исемендәге һәм «Гигант» хуҗалыклары белән таныштырды. «Миңнехуҗин» крестьян-фермер һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда сүз, нигездә, терлекчелек тармагын үстерү юллары турында барды.