31 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Калмаштан Миңлия Фәхриевадан диетик ризык – «Скумбриядән икенче аш»
Ингредиентлар: эре скумбрия балыгы, ике аш кашыгы чамасы лимон согы.
-
Февраль аена намаз вакытлары
Февраль аена намаз вакытлары
-
Сугыш уты өткән буын
«Мин, Нәзилә Гайнетдин кызы, 1930 елның 20 апрелендә Минзәлә районы Күзкәй авылында крестьян гаиләсендә баш бала булып дөньяга килгәнмен. 11 яшем тулганчы бик бәхетле яшәдем. 3нче классны тәмамлавым 1941 елга туры килде. Иртәнге якта, коедан су алган чагым иде, кемнеңдер авыл урамы буенча: «Сугыш! Герман сугыш башлаган!» – дип атта чапканы хәтердә. Авылдашлар өйләреннән чыга, кемдер елый, кемдер сугышны каргый. Мәктәптә, өч көн рәттән аңлату эшләре алып бардылар. Аннан инде көн саен ир-атлар сугышка китә башлады. Әткәй, Гайнетдин Бәшәров, август аенда лобогрейка (уру җайланмасы) белән урак ура башлаган гына иде, энесе Әгъләметдин абый белән икесен дә фронтка җибәрделәр. Әткәй урынына лобогрейкада сеңелесе Наибә калды. Әткәйләрне башта Суслонгерда тоталар. Алты айдан соң фронтка алалар.
-
Кнәздә әдәби викторина
28 гыйнвар көнне «Татарстан» совхозы поселогындагы мәдәният йортында әдәби викторина узды.
-
Әмир Теләнче Тамакка кайтты
Үткән ел Россия каналында – «Андрей Малахов белән туры эфир » тапшыруында якташыбыз – Казан шәһәрендә яшәүче, яман шеш белән авыручы ялгыз ана Айгөл Фазыйлова бердәнбер баласы – алты яшьлек улы Әмирне тәрбиягә алу өчен гаилә эзләве турында белдергән иде. Айгөлнең үзе исән чагында улының киләчәк язмышын кайгыртуына бер генә кеше дә битараф калмады. Аянычлы язмышка дучар булган ханымга (ул инде вафат) Татарстаныбыз президенты Рөстәм Миннеханов та ярдәм кулы сузды. Изге күңелле кешеләр, волонтерлар һәм Анжела Вавилова исемендәге фонд, туганнары Айгөлгә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Бүгенгесе көндә Әмир тулы, матур гаиләдә тәрбияләнә.
-
Алдынгылар слеты
4 февральдә районда традиция буенча алдынгылар слеты уза.
-
Яшелчәне кайчан чәчәргә?
Яшелчә орлыкларын ай календарендагы уңайлы көннәрдә чәчү отышлы, кәлшәләре ныклы, уңышы мулдан була.
-
Ришат Төхвәтуллинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
Мактау билгесен артистка Татарстан Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе утырышында Рөстәм Миңнеханов тапшырды.