Сугыш уты өткән буын
«Мин, Нәзилә Гайнетдин кызы, 1930 елның 20 апрелендә Минзәлә районы Күзкәй авылында крестьян гаиләсендә баш бала булып дөньяга килгәнмен. 11 яшем тулганчы бик бәхетле яшәдем. 3нче классны тәмамлавым 1941 елга туры килде. Иртәнге якта, коедан су алган чагым иде, кемнеңдер авыл урамы буенча: «Сугыш! Герман сугыш башлаган!» – дип атта чапканы хәтердә. Авылдашлар өйләреннән чыга, кемдер елый, кемдер сугышны каргый. Мәктәптә, өч көн рәттән аңлату эшләре алып бардылар. Аннан инде көн саен ир-атлар сугышка китә башлады. Әткәй, Гайнетдин Бәшәров, август аенда лобогрейка (уру җайланмасы) белән урак ура башлаган гына иде, энесе Әгъләметдин абый белән икесен дә фронтка җибәрделәр. Әткәй урынына лобогрейкада сеңелесе Наибә калды. Әткәйләрне башта Суслонгерда тоталар. Алты айдан соң фронтка алалар.