Бар хикмәт олы йөрәкле булуда
Ачык йөзле, тәмле сүзле, үзенә тартып торучы кешеләр бик сирәк алар. Ә дөньяның төрле ягын күреп, тормышның ачысын-төчесен татып, утлар-сулар кичеп, тормышның, һәр көннең, һәр мизгелнең, туганнар-якыннарның һәм иң затлысы – икмәкнең чын-чынлап кадерен белеп яшәгән өлкән кешеләр – ветераннарыбыз исә елдан-ел сирәгәя бара. Шундый олуг хөрмәткә лаек ветераннарның берсе – Биклән авылыннан Мөнирә Бәхтегәрәй кызы Бәхтегәрәева.
Ул 2019 елны үзенең зур юбилеен каршы алу тантанасы белән тәмамлады. Яңа елга бер көн кала ул 95 яшен тутырды. Шундый авырлыклар кичеп, дошман белән күзгә-күз очрашып та, бу яшькә җитү ул зур могҗизага тиң, әлбәттә.